Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
атакайны озаткач та Мәңгүк хан тынычлана алмады, ахыр янә, ат менеп, Идел ярына таба чапты. Ярсу йөрәген тыяр әмәл тапмагач, ыстаннан ерагаюга һәм Идел-елгага якынлашуга, атын тыя төште дә сагышлы-озын көйгә җырлап җибәрде. Көр тавышлы, моңга бай аһәңле җырчы иде Мәңгүк хан. Аны еш кына табыннарда да җырлатырлар иде. Тик атасын күмгәч җырларга кыймый йөрде. Ә менә бүген күңеле тулы хистән ни кылырга белми җырлап җибәрде. Җыр тавышы ыстанга ук барып җитте, унуклар халкы йортларыннан йөгерешеп чыктылар, хәтта сарматлылар ягында да бу җырны тыңлыйлардыр кебек тоелды Мәңгүк ханга, һәрхәлдә, бу җырын ул үсмер чактагы мәхәббәте Сармат хан кызы Сафурага багышлаган иде.

      Җырлап туктагач, бертын Идел буйлап атын атлатып барды да, малкайны җан-фәрманга чаптырып, берара уратып килде. Ыстанга кайтып төшсә, карты-яше аны каршыларга чыгуларын күреп, үзе дә аңлап җиткермәгән уңайсызлану тойды.

      – Тагын, тагын җырла әле, хан, җырла әле! – дип кычкырдылар ханга, әмма ул аларга кул гына селтәде, атын җилле генә юырттырып, йорты янына җитте, тезгенен багучысына ташлады да, йортына кереп, баш астына күн мендәр ташлап, ике кулын баш астына куеп, төнлек аша күк йөзенә карап уйга калды. Берәү дә хан янына керергә кыймады, барысы да ишеткәннәр иде инде, колак тешләшкән Сармат хан кызы Сафура Мәңгүк хан сугышып йөргән вакытта шаһзадә Бәһрамга кияүгә чыккан— ханның шуңа кәефе юк, моңсулана, сагышлана…

      Унуклар ханы Мәңгүк башына бер Сафура бикә кайгысы гына төшмәгән иде. Ул хан, һәм ул үзен генә кайгыртырга тиеш түгел иде. Унукларның азамат егетләренә хатын-кызлар кирәк, бүген, хәзер, юкса ыруың белән юкка чыгуың бар. Әйе, куәтле иде унуклар, далада данлы кавем иде, хәзер исә таралу алдында тора. Ни кылырга тиеш ул? Хан ич ул, хан! Халык аннан нидер көтә, нидер өмет итә.

      Күзне йомып, йөз оятын садагына яшереп, Сафура бикә каршына баш иеп барыргамы, әллә, барысына да кул селтәп, җизнәсе угорлар илтотары Куришка юнәлергәме? Куриш җизнәсендә дә хатын-кыз бар, бәхәссез, җизнәсе аның үтенечен кире какмас, ипле кеше булып хәтерендә калган. Шул ук вакытта күңел төпкелегендә Сармат хан кызы Сафураны күрү теләге дә бертуктаусыз көйри. Бер уйлаганда, аның моңа хокукы да бар – үсмер чактан ук ярәшкән кыз. Аталары Шимбай хан кан кардәшләре Ашин ыруына ярдәмгә кузгалмаган булса, бик ихтимал, ул Сафура белән кавышкан да булыр иде, һәм даладагы ике зур кавем, кушылып, Рим кадәр Римга янарлык кавемгә әверелгән булырлар иде. Ахыр чиктә Ашин ыруына Шимбай хан барыбер ярдәм итә алмады. Алар җиңелделәр. Җиңелеп кенә калмадылар, хатын-кызларын һәм олауларын да югалттылар. Бу кичерерлек хәл түгел иде. Моны атасы Шимбай хан орыш кырында ук аңлады һәм, чарасыз калып, дошманга ташланган иде. Тәңре үзе тартып кертте бугай аны, чарасыз итте. Әллә соң, барысына да кул селтәп, үткән эшкә салават дип, Куриш җизнәсе ыруына барып кушылыргамы? Күңеле сизә, җизнәсе аны колач җәеп каршы алачак… Тик анда син үзең дә, халкың да кем була инде?.. Унуклармы, угорлармы? Кардәш булсалар да, угорларның тел-лөгатьләре генә түгел, йолалары да төркиләргә ятрак. Ә менә сарматларга барып