Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
белән дан тоткан унуклар канаты каерылган коштай чарасыз калдылар. Әйе, бер-бер хәл кылырга кирәк, күрә ич Мәңгүк хан: яшь айгырлар белән яшь бияләр ялларын чәйнәшә-чәйнәшә сөешкәндә, унукларның асыл егетләре тамакларына килеп терәлгән төерне йотып җибәрә алмый интегәләр, кытайлылар кулына күчкән хатыннарын, сөйгәннәрен искә төшереп сагышланалар иде.

      Шул хәлдә йокыга китүен Мәңгүк хан сизми дә калган. Иртән уянуга һәм көн-кояшны Тәңресенә дога укый-укый каршы алгач, Мәңгүк хан йөзбашларын үз йортына дәштерде. Дәрәҗәләренә карап, уң һәм сул кулына меңбашлары һәм йөзбашлары утырышкач, ул аларның һәммәсенә дә күз төшереп чыкты. Уң кулында өлкән угланнары арасында утырган Атилла оланны күреп, ирен чите белән генә елмаеп куйды.

      Мәңгүк хан башта сүзне сарматлар ыстанында булып кайткан Көнбаш атакайга бирде. Сарматларга барганда, Көнбаш атакай үзенең угланнары Вәсих белән Курсихны да алып барган икән, гәрчә бу хакта Мәңгүк ханга бер сүз әйтмәсә дә. Хан атакайны бүлдермичә тыңлап утырды. Ул гынамы, Көнбаш атакай угланнарын Бәһрам баһадирга әманәт итеп биреп калдырган, ә теге батыр егетләрне атасы шаһиншаһ тарафына җибәргән. Мәңгүк хан бу хәлгә аптырабрак калса да, ялт кына Көнбаш атакайга карап алды. Шуны сизепме, акланырга теләпме, Көнбаш атакай:

      – Аның каравы, унуклар ханы Мәңгүк, Бәһрам бәк безне кабул итәргә булды. Хак, ул үзе яуга җыена иде, аланнарга ясак җыярга кузгаласы икән, тик аннан бик тиз әйләнәчәкмен, дип әйтеп әйтте, – дип дәвам итте Көнбаш атакай. – Мин моны ике зур кавемнең бер булып кушылуы хакына кылдым, хан, – диде.

      Мәңгүк хан, Көнбаш атакай сөйләүдән туктаса да, шактый вакыт дәшми утырды. Бәхәссез, Көнбаш атакай изге эш кылган. Заманында Сармат хан белән Шимбай хан да кушылу һәм бер зур кавем булу турында хыялланалар иде. Шуны истә тотып, Мәңгүк углы белән Сармат хан кызы Сафураның колакларын да тешләткәннәр иде. Төркиләр йоласы буенча, колакларын тешләшкән балалар буй җитүгә өйләнешергә тиешләр иде. Әмма көнчыгыштагы орыш барысын да астын өскә китерде. Җитмәсә, Сармат хан кызы шаһиншаһ углына кияүгә чыккан. Имеш, Сармат хан моны тәмам чарасыз калгач кылган. Угланнары готлар белән яуда ятып калганнар, ә бердәнбер кызы Сафура, буй алса да, һаман кияүдә түгел. Бәһрам исә даны еракларга таралган шаһиншаһ углы, әллә шаһиншаһның хәйләсеме – Мәңгүк хан тәгаен генә белми иде, әмма кылынасы кылынган инде – Сафура кияүдә. Сармат хан кызы Сафурага өйләнгәч, Бәһрам шаһзадә сарматларда бәк титулы ала. Көнләшмәслек тә түгел иде шул.

      – Йә-йә, Көнбаш атакай, мин сине тыңлыйм, тагын нинди сөенчеләр алып кайттың сарматлардан?

      Көнбаш атакай табындагыларның барысына да күз йөртеп чыкты, ахыр, карашын Мәңгүк ханда туктатып, кыю рәвештә:

      – Син – хан, калганын үзең хәл ит, – дип котылды.

      Мәңгүк хан, муены авырткан кешедәй, башын боргалап куйды, угланнарына күз төшереп алды. Уң кул кырында ук Рухил утыра, аның белән янәшә Рамул, Биләү… кая югалды Атилла олан, абалары белән утыра иде ич?

      – Төпчек олан тимерче Тугран янына китте, – диде ханның