Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1. Мусагит Хабибуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мусагит Хабибуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения:
Год издания: 2001
isbn: 978-5-298-02349-8, 978-5-298-02350-4
Скачать книгу
һәм, Бәһрам бәк алдына килеп, бер тезенә төште.

      – Нинди сөенче китерде инде сылу бикәмнең чапкыны миңа? – диде Бәһрам бәк, кинаяләп.

      – Бәһрам бәк, әйтергә кыям, Сармат хан кызы сылу бикәң…

      – Ни булды Сармат хан кызы сылу бикәгә? – дип торып басты Бәһрам бәк.

      – Берни дә булмады, бәгем, берни дә булмады, сылу бикәң исән-сау. Тик…

      – Нәрсә «тик», суга батып үлмәгәндер бит сылу бикә?!

      – Юк, батып үлмәде, бәгем. Сылу бикә, Сармат хан кызы сылу бикә, унуклар ханы Мәңгүк ханга ияреп, Кара Иделне кичеп…

      Бәһрам бәк кинәт кенә урынына утырды, терсәге белән тезләренә таянып, башын кулларына куйды. Бер мәлгә тып-тын утырдылар. Ахыр Бәһрам бәк торып басты, чатырдагы барчасына да күз йөртеп чыкты һәм карашын король кызында туктатты. Кыз исә үз итеп елмайды. Шул елмаюмы аны тынычландырды, ул кире урынына утырды һәм кырында бөкләнеп утырган мөбәткә мөрәҗәгать итте:

      – Син нинди йөк китердең инде атамнан? – диде.

      – Йөк-йомышым куанычлы, Бәһрам шаһзадә, атаң сине илгә дәшә.

      – Илгә, кайчан?!

      – Тиз арада, тиз арада, шаһзадә. Атаң чарасыз, – диде мөбәт һәм күз кыры белән генә Шахрайга карап алды.

      – Мин башта Сафура бикә кырына кайтырмын, – диде, үзалдына сөйләнгәндәй, Бәһрам бәк. – Менә бу угылны аның кулына тапшырырмын, Баламбирне. Аннары утырып уйлашырбыз. Ишетәсеңме, каһинем?..

      – Ишетәм, ишетәм, шаһзадә, – диде әлегә кадәр бер сүз әйтми утырган каһин Шахрай. – Борчылма, шаһзадә, сылу бикәң сине үз йортында каршы алыр.

      – Ходай шулай итәргә ниятләгән булса итәр, каһинем. Ә хәзер таралыгыз, тарал. Минем берүзем каласым килә. Иртәгә иртән иртүк юлга!..

6

      Кытай. 317–589 еллар. Төньяк Кытайда анархия дәвам итә. Төньяк Кытай җирләре тулысы белән диярлек варварлар кулына күчә. Варварларның дулкын-дулкын Кытай җирләренә агылып торулары 300 елларга кадәр сузыла. Кытай императорларын варварлар династиясе алыштыра. Башта Кытай халыклары белән Сөннәр династиясе идарә итсә, соңрак Кытай тәхетен Тибеттән чыккан Цянь кавемнәре алыштыралар.

      Кытай тарихыннан

      Иран. 349–358 еллар. Бу елларда төньяк-көнчыгыш тарафларыннан Иранга һуннар үтеп керә башлыйлар. Шаһиншаһ Шапур гаскәре белән шул тарафка ашыга. Ниһаять, ул һуннар илтабары Керәмбат белән очраша (353–358). Каты орышлардан соң һуннарны җиңә һәм илтабар Керәмбатны әсир итә. Тик ул аны үтерми, калган яугирләре белән үзенә гаскәрбаш итеп ала. Шул мәлдән һуннар илтабары шаһиншаһ кул астына күчә. Шул ук елда шаһиншаһ Шапур, һуннар илтабары Керәмбатның атлы гаскәрен ияртеп, Әмид каласына таба юнәлә һәм римлылар кулындагы каланы ала.

      Иран тарихыннан

      Рим. 372–374 еллар. Ил чигендә гуннар (шул елдан Рим тарихчылары һуннарны «гуннар» дип яза башлыйлар) пәйда була. Моннан ике дәвер элек кытайлар тарафыннан куылган гуннар, үтә көчәеп, Рим империясенә яу йөри башлыйлар. Гуннар шулкадәр күпсанлы булалар ки, тиз арада Иделне һәм Дон буйларын билиләр һәм 373 елда Танаис (Дон) буендагы аланнарның башкаласын яулыйлар,