Без дә малайлар идек…. Амирзян Муталлапов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирзян Муталлапов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02743-4
Скачать книгу
талымсыз: кармак аска төшкәнче үк җимне сөйри башлый. Бүген дә шулай кыланалар. Балык әйбәт кабарга охшап тора.

      Иреккә дә каба. Тәҗрибәле балыкчыларча тартып чыгара кармакны. Былтыр лөгатьсез кылана иде. Кармак җепләрен чуалтып, рәтли алмыйча аптырап беткән чаклар булды. Быел Ирек былтыргы җебек малай түгел икән инде.

      – Шәһәрдә дә балыкка йөрдеңме? – дип сорады Илгиз, ярым пышылдап.

      – Сирәк-мирәк кенә. Су ерак бит безгә.

      – Барыштырганың күренеп тора, шомара төшкәнсең.

      – Шәһәрдә йөргәннеке түгелдер. Былтыр үзең өйрәттең ич…

      Хәтәр шәп карпларны сөйрәп кенә чыгаралар малайлар. Качмый-посмый гына, рәхәтләнеп тотарга иде дә – булмый шул… Гыйльми явыз һич ирек куймый.

      – Әллә кайтабызмы? – дип тәкъдим ясады Илгиз.

      Аларның капрон чиләкләре тулып килә иде инде.

      – Интересно бит. Бераз утырыйк, – дип карышасы итте Ирек.

      Илгиз аны аңлый. Балык тоту тансык Иреккә. Үзе дә баш тартмас иде, балыгың белән бергә үзең кабуың бар…

      Илгиз шулай уйлап кына бетергән иде, таллар арасыннан Гыйльминең озын гәүдәсе сузылып килеп чыкты.

      – Әһә! Эләктегезме? Менә кемнәр икән ярның бу төшен такырайтып бетерүчеләр! – дип, малайларны орышырга тотынды.

      – Без түгел… Без беренче тапкыр гына килдек, – дип, көч-хәл белән әйтеп акланырга теләде Илгиз.

      – Алдашма! Кемнең күпме йөргәнен мин бик яхшы беләм. Көн саен бинокльдән күзәтеп торам. Кем килгәнен, кем киткәнен язып барам… Син… Кем, Әхтәм малаемы әле? – дип сорады Гыйльми, Илгизнең якасыннан эләктереп.

      – Әйе. – Илгиз аның белә торып соравын яхшы аңлый. «Кем килгәнен, кем киткәнен язып барам» дигәне дә дөрес түгел. Күрәләтә алдаша. Мәләкәс ягыннан яр буйлап килүчене Таштаудан һич күреп булмый. Сукмакны уравыч калкулык каплый…

      – Ничә яшьтә? – дип кызыксынды Гыйльми.

      – Унөчтә.

      – Мин синең яшьтә колхоз байлыгын урламый идем, ә ат җигеп эшләп, колхозны баету турында кайгырта идем. Сез корткычлык кыласыз… Бусы кем малае? – дип җикеренде каравылчы, Иреккә бармак белән төртеп күрсәтеп.

      – Кунакка кайткан. Кичәгенәк кенә…

      – Кемгә?

      – Сафура апага.

      Сафура Гыйльмигә чыбык очы туган – ерак булса да, үз кеше. Әллә туганлык хисе уянып китте, Гыйльми йомшый төште.

      – Ычкыныгыз. Бүлше монда духыгыз булмасын. Әгәр кабат күрсәм, милитсиягә тапшырам, – дип, малайларны күл яныннан куу ягын карады. Малайлар, җиңел котылабыз, ахры, дигән фикергә килеп, кармакларны һәм балыкларны алып кузгалмакчылар иде, Гыйльми аларның өметләрен кисте: – Кармакларга да, балыкларга да сүкәлмисез! – дип кисәтте.

      – Ә чиләкләр?

      – Балыкларны җиргә түгегез дә чиләкләрне алыгыз. Тагын килсәгез, чиләксез дә калачаксыз…

      Балыкны җиргә аударып, башны иеп, буш чиләк селкеп, авылга карап юл тотты малайлар…

Малайлар үч кайтара

      – Ике сабыйның кармакларын да, тоткан балыкларын да алып калган теге озын тәре, – дип әләкләште Илгизнең әнкәсе, ире эштән кайтып керүгә.

      – Кем тагын? – дип сорады Әхтәм,