Без дә малайлар идек…. Амирзян Муталлапов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирзян Муталлапов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02743-4
Скачать книгу
итеп сайланды. «Мин дә Әхтәм кебек укысам, әллә кем булыр идем», – дип, еш кына телгә ала иде.

      Әхтәм белән Хәниф байтак еллар очраша алмадылар. Олыгая төшкән көннәрендә икесен дә туган як тартты. Балаларын шәһәрдә калдырып, Хәниф авылга кайтты, үз куллары белән йорт салды. Йорт ерактан ук күз кызыктырып, көлеп тора.

      Озакламый Әхтәм кайтты. Кайту белән колхоз рәисе итеп сайладылар. Ялга киткәнче шул хезмәтен үтәде.

      Әхтәм белән Хәниф тагын бергә. Күрешеп, кунакка йөрешеп гомер кичерәләр. Хисләргә бирелгән чакларда: «Без дә малай идек…» – дип сөйли башлап, әллә сабый чакларын сагынып, әллә ямансулап, үткәннәрне еш искә төшерәләр…

1994

      БАЛЫКЛЫ КҮЛ БУЕНДА

Кунак малай

      Илгизләрнең күршесе Сафураларга кунак малае кайтты. Былтыр җәй буе торып киткән иде, быел бөтенләйгә кайткан, диләр. Эрот атлы ул малай. Мондый ят исемне ишетмәгән авыл малайлары аңа башта «Ират» дип эндәшәләр иде, тора-бара «Ирек» исеме белән йөртә башладылар. Бу исем үзенә дә ошый төште бугай. Өлкәннәр, очрап: «Улым, исемең ничек?» – дип сорасалар, «Ирек» дип җавап кайтара ул. Өлкәннәр шулай бит инде, бер ят бала күрделәрме, төпченергә генә торалар: «Кем баласы?», «Каян кайттың?», «Исемең ничек?» – дип тезәләр генә сорауны. Җавап биреп өлгер генә аларга.

      Быел Ирекне тинтерәтмәсләр инде. Бөтен авыл белә аны, халык таный. Үз кеше дияргә дә ярый. Аның кайтуы малайлар өчен дә файдалы: уйнарга бер иптәш арта. Аннары икенче ягы да бар: малайлар Ирекне татарча сөйләшергә өйрәтәләр, ә ул урыс сүзләрен ятлаттыра.

      Ирек – шәһәр малае. Шунда туган. Сафураның бертуган сеңлесенең улы. Былтыр чирләштереп торганга, авыл һавасы суласын дип, әнисе Ирекне җәйгә апасы янына җибәргән иде. Быел бөтенләй кайткан. Сәбәбен рәтләп әйтүче юк. Төп хикмәтне ачыклау нияте белән, Илгиз әнисеннән сорап куйды:

      – Ирекне ни өчен бөтенләйгә җибәргәннәр?

      – Әнисе яшь иргә барган, шуңа улын авылга җибәргән, – дип җавап бирде ана.

      – Нигә үзе белән алып китмәгән?

      – Малайны сыйдырмаганнар…

      Илгиз башкасын төпченмәде. «Бер малайны да сыйдырмаслык иргә нигә барды микән ул апа? Ирек үзе әйтми калмас, сораштырырмын әле», – дип, үз-үзен тынычландырды ул. Ирекнең бөтенләй кайтуына Илгиз шат иде. Мәктәпкә бергә йөрергә иптәш булуына сөенде. Җитмәсә, бер сыйныфта укыячаклар…

      Узган ел Иреккә кушамат та тактылар. «Кран» дип йөрттеләр. Күз алдында да әйттеләр. Үпкәләмәде. Көлде генә. Малайлар да шаяртып, үз итеп кенә әйттеләр инде…

      Ирекнең авыл мунчасында юынганы булмаган. Бер елны кайткач, Сафура аны беренче итеп мунча керергә җибәргән. Киткән Ирек. Ун-унбиш минут юынганмы-юкмы, кайтып та килгән. Трусиктан гына икән. Сафура сорый тегеннән:

      – Нигә киенми кайттың?

      – Юынып бетмәдем.

      – Юынып бетмәгән килеш, нигә мунчадан чыгасың?

      – Мунчаның суы бетте. Ә мин су агызып алырга кран тапмадым.

      – Гел беттеме? – дип сораган апасы, хикмәтнең нәрсәдә икәнен сизенеп. Үзенең дә мунчага барасы бар бит әле.

      – Совсем,