Без дә малайлар идек…. Амирзян Муталлапов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирзян Муталлапов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02743-4
Скачать книгу
иртән үк милиция чакыртам. Аларга нәрсә сүләячәгеңне кичтән уйлап ят.

      – Миңа түгел, сиңа җавап тотарга туры килер. Үзең уйлан… Алып китүләре дә ихтимал…

      – Ә ни өчен?

      – Колхоз икмәген капчыклап урлаган өчен. Әллә белмиләр, күрмиләр, дисеңме? Шаһитлар җитәрлек, – дип, ишекне шап итеп ябып чыгып китте Гамир.

Үч алу

      Әхтәм белән Хәниф чатан Сәхештән үч алу турында баш ватарга керештеләр. Йодрык белән берни майтарып булмаячак. Сәхеш алар ише малайларны гына түгел, зурларны камчыларга да күп сорамый. Аны көч белән акылга утыртырдай ирләр сугыштан кайтмаганнар шул. Их, Әхтәмнең әткәсе булсын иде дә!.. Юк шул! Үзләре дә бик акрын үсәләр…

      Әхтәмгә бу җәйдә – тугыз, ә Хәнифкә унбер яшь тулды. Гәүдәгә дә әллә ни алдыра алмадылар. Бу килештән үч алырга ыргыласы түгел дә… әмма күңел әрнүен, кимсенү хисен ничектер басарга кирәк бит.

      Сәхешнең Хәниф белән яшьтәш энесе бар. Иң кулае – шуны төп башына утырту. Әндәр исемле ул. Әхтәмнең анда икеләтә ачуы бар. Электән дуслар иде, уйламаганда бозылыштылар. Аның сәбәбе болай килеп чыкты…

      Бабасы ясаган каен чаңгыда тау шуганда, аның бавы өзелде. Әндәр дә шунда иде. Алар тау буенда гына яшиләр.

      – Әйдә, безгә кереп бау тагабыз, – дип, Әндәр Әхтәмне үзләренә әйдәкләде.

      Керделәр. Өйдә берәү дә юк иде. Чаңгыга әле генә ишелгән юкә бау бәйләгәч чыгарга җыендылар. Әхтәм стенада эленеп торган рәсемгә имән бармагын төбәде дә:

      – Стой! Стрелять буду! – дип, малайлар авызыннан еш әйтелә торган сүзне кабатлады.

      – Син шулаймыни? Лилин бабайны атмакчымыни? Башың бетә бит! Хәдер силсәвиткә барып әйтәм, – дип ырлап ябышты Әндәр.

      Чын әйтәме, шаярыпмы – белүе кыен. Нишләмәк кирәк? Сугышлы уйнаганда әйтелә торган сүз Әхтәм авызыннан ычкынды шул. Белсәләр, баштан сыйпамаячаклар. Өтермәнгә тыгулары да ихтимал. Законнарны аңламаса да, юлбашчы белән булашкан өчен гафу юклыгын чамалый Әхтәм.

      – Әйтмә инде? – дип ялыну юлына басты Әхтәм.

      – Нәмә бирәсең, әйтмәем, – дип, үз ягын каера Әндәр.

      – Бер нием юк шул…

      – Әткәңнең киң каешын бирсәң әйтмәем.

      – Әткәй төсе бит ул. Әнкәй ачулана.

      – Алайса, әйтәм…

      Әхтәм ялына, Әндәрнең чигенүдә исәбе юк. Нишләсен, каешны китереп бирмичә котыла алмады Әхтәм. Каеш бер елдан бирле Әндәрдә, ләкин Әхтәмнең бу хакта әнкәсенә сиздергәне юк.

      Үч кайтару җае үзеннән-үзе килеп чыкты. Әхтәм белән Хәниф урманга барырга ниятләделәр. Чабата ясарга икесенә дә юкә кирәк иде. Аларга урамда Әндәр очрады.

      – Кая барасыд? – дип кызыксынды ул.

      – Урманга. Барышлый тегермәнгә дә кагылабыз, – дип җаваплады Хәниф.

      – Тегермәндә ни бар?

      – Әйтмибез.

      – Әйтегед инде?

      – Синең авызда сүз тормый, – диде Хәниф.

      – Тора! Берәүне дә әләкләгән, кешегә сүләгән юк әле.

      – «Әйтмәм» дип ант ит!

      – Валлаһи, билләһи…

      – Әйдә,