Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02886-8
Скачать книгу
алып куймакчы иде дә, Фирдәүсә ирек бирмәде. Ул фужерларга шифалы су салды, рюмкаларга кыйммәтле аракы агызырга кереште. Шушы кадәр мәшәкать тудыруы өчен аңа гаять тә кыен булып китте. Үзенең ни күчтәнәче юк. Шуңа күрә ул, шешәгә кулы белән ишарәләп:

      – Бусы кирәкми иде инде… – диде.

      Фирдәүсәнең йөзенә үпкәләү билгеләре чыкты:

      – Синең өчен миңа кыен бит, Газизҗан.

      – Нишләп?

      – Шулкадәр куркып, куырылып утырасың…

      – Курыкмыйм…

      – Мин бит күреп торам, – диде Фирдәүсә, һаман да йөзендә җитдилек саклаган килеш. – Юлда килеп талчыккансыңдыр. Рәхәтләнеп аша, эч. Син минем якын кунагым.

      Газизҗан тыелып кына көлеп куйды.

      – Нигә көләсең?

      – Ярый әле, егыласы иттем…

      – Әйдә, урамда егылсак та, тормыш юлларында егылмау өчен берне тотып куйыйк әле.

      Газизҗан, тамак төбе кытыкланса да, аны эчми калырлык кына көч табар иде үзендә. Әмма шуны капкач, теге авыртуы басыла төшә. Тәвәккәлләп, ялт кына рюмкасын каплады. Фирдәүсә, бер йотып куйгач, кып-кызыл яшелчә ашы китерде. Ул телеңне йотарлык тәмле иде, аны капкалап бетергәндә, рюмкалар тагын тулды. Газизҗан бусының яртысын гына эчте, ә Фирдәүсә иренен генә тигерде.

      – Синең белән минем уртак истәлегебез бар икән бит, Газизҗан.

      – Нәрсә ул?

      – Иягеңдәге җөй.

      Алар күзләренә күзләрен төбәп елмаешып куйдылар. Әйе шул, егет чакта Фирдәүсәне яклаганда алган яра эзе иде бу.

      – Җөй синең истәлек инде ул… – Газизҗан нидер уйлап торгач өстәп куйды: – Синең күзләрең бик серле иде. Хәзер дә шундый икән…

      Фирдәүсә аның бу сүзләренә кул гына селтәп куйды.

      – Без нишләп дуслашып китмәдек икән? Очрашкалап тордык бит югыйсә.

      – Мин сине әллә ничә мәртәбә озатмакчы булдым. Кыенсындым. Аннары сез күченеп киттегез. Әниең исәнме соң әле?

      – Өч ел элек җирләдем. Үзең эшлисеңдер бит?

      – Эшлим. Әле пенсиягә ерак.

      – Ә Һаҗәр ничек?

      – Ул – сыер савучы.

      – Мәктәптә аннан да чибәр, аннан да чая кыз юк иде бит.

      – Хәзер дә борынын салындырып йөрми.

      – Их, бер җыелып очрашырга! – Фирдәүсә күкрәгендәге сагышны шул рәвешле белдереп куйды да сораштыруны дәвам итте: – Балаларыгыз ничәү соң?

      – Бер малай. Егерменче яшь белән бара.

      – Нишләп берәү генә? – диде Фирдәүсә кимсетүгә охшаш тавыш белән. – Авылда өч-дүрт бала үстерү гадәти хәл бит.

      – Кем ничек инде…

      Аларның сүзе шунда өзелде. Әллә шул өзеклекне ялгау өчен, Фирдәүсә аны ашарга-эчәргә кыстады. Аның серле күзләрендә ниндидер ялваруга тартым билгеләр күренде, һәм ул, шуны яшерергә теләгәндәй, карашын аска төбәп акрын гына:

      – Газизҗан, нишләп минем турыда сорашмыйсың? – диде.

      – Кыен бит сорарга…

      – Үзем әйтимме соң?

      – Әйбәт булыр…

      – Ышанасыңмы, бер мәртәбә дә кияүгә чыкмадым мин.

      Газизҗан ни әйтергә дә белмәде:

      – Алай