Хатын аңа нидер аңлатты, тик Газизҗан аның әйткәннәрен хәтерендә калдыра алмады… Бу хатынның йөзе дә, тавышы да таныш кебек тоелды. Ул, кабаланып, читкә атлады һәм, шәһәр урамының сөяктәй шомарып беткән бозлавыгының мәкерле тайгагына каршы тора алмыйча, чалкан барып төште, бүреге әллә кая ук тәгәрәп китте. Хатын йөгереп килде дә, култык асларыннан тотып, аңа басарга булышты.
– Саграк булырга кирәк. Бу авыл урамы түгел, – диде ул саф татарча. Газизҗанның бүреген дә алып кигерде.
– Сез татармыни?
Теленнән бу сүз ычкынуына ул үзе дә аптырап куйды. Ләкин үзен япа-ялгыз итеп тойган чакта татарча эндәшү аны бик якын дустын очраткандай куандырды, күрәсең. Шулчак хатын аңа текәлебрәк карады да кычкырып көлеп җибәрде. Көлүе шундый да таныш иде.
– Газизҗан! Син бит бу?! Әллә мине танымыйсыңмы?
Хәзер таныган иде инде Газизҗан.
– Фирдәүсә…
Аның юньләп тавышы да чыкмады, башка сүз әйтергә теле дә әйләнмәде.
– Нишләп йөрисең Казанда?
– Больницага килдем…
– Авырдыңмыни?
– Бар шунда азрак…
– Киләсең генә бугай әле?
– Әйе, автобустан төштем генә.
– Алайса, киттек миңа.
Газизҗанның бер көчәеп, бер кимеп сыкрап торган эченә җылы йөгерде. Ул Фирдәүсәнең кияүгә чыкмаганлыгын ишетеп белә иде. «Миңа киттек» дигәч, ялгызлыгы хак булып чыга бит инде. Тик ни туган-тумача, ни дус түгел ялгыз хатын-кызга кыенсынмыйча ничек төн кунарга барасың?
– Хатынның апаларына барырмын дигән идем мин…
Бу сүзләрне ул авызына эләккән бик тәмсез әйберне чәйнәгәндәй генә әйтте.
– Азиногамы?
– Әйе.
– Анда барып җиткәнче җаның чыга. Ул – Казанның чите.
– Читедер дә… Минем вакыт күп.
– Аларга тапшырасы әйберләрең булса, иртәгә якты күздә барырсың.
– Андый мәшәкатем юк югын…
– Киттек, мин ерак тормыйм.
– Кыен бит, Фирдәүсә…
– Нәрсәсе кыен? Бер мәктәптә укыдык ла.
Фирдәүсә култыклап алгач, аңа иярүдән башка чара калмады.
– Бозлавыкта аю кебек лас-лос басып йөри алмыйсың, – диде Фирдәүсә, җиңелчә генә көлеп. – Колгадан барган мәчедәй сак кына атларга кирәк. Йә, сөйлә, ниләр майтарып ятасыз авылда?
Фирдәүсә Ильясның ике буын аша туганы иде, аларның тормышын, Һаҗәрне, таныш-белешләрен сораштырды, бер генә минут та туктап тормады, бөтенесе белән кызыксынды. Ун-унбиш минут үттеме-юкмы, алар Фирдәүсәнең фатирында иделәр инде. Ул, үзе җәһәт кенә өс-башларын салгач, Газизҗанның тышлы кыска тунын, куян бүреген шифоньерга элде, ботинкаларын җылыту батареясына куйды. Газизҗанның биредәге чисталыкка, пөхтәлеккә исе-акылы китте. Фирдәүсә аны залга алып чыгып утны яндыруга, ул бер як стенаның тулысынча китаптан гына торуына хәйран калды.
– Боларның барысын да укып бетердеңме, Фирдәүсә? – диде ул, карашын китаплар өстеннән