Дәверләр аһәңе. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02886-8
Скачать книгу
– диде дә сораулы карашын Газизҗанга төбәде.

      Бу җитди мәсьәлә иде. Акча турында сүз чыкса, алар яңадан бер атна бер-берсенә дәшмәслек хәлгә килеп туктыйлар. Әле берничә көн элек кенә Рафиска акча юнәтү турында сүз кузгатып кара тавыш чыгарды Һаҗәр. Быел тагын Чаллы КамПИена барырга ниятли. Былтыр түләүсез бүлегенә кермәкче булган иде дә – конкурстан үтә алмады. Бер ел укырга гына да әллә ничә мең сум кирәк ди. Ә Казанга больницага каян акча юнәтергә?

      – Хакимият башлыгына барып кара булмаса, – диде Һаҗәр. – Әнә Фәттах Мөдәррисенә, операция дигәч, биш мең биргән ди бит.

      Газизҗан тамак төбе белән генә көлгән сыман итеп куйды.

      – Һәрбер кеше аңа кереп акча алса, бик җайлы буласы икән…

      – Син Мөдәрристән ким эшлисеңмени? Хезмәт хакы түләмәгәч, әмәлен тапсыннар.

      – Йөрмим, – диде Газизҗан бер сүз белән.

      – Алайса, үзем барам.

      – Шул гына җитмәгән иде!

      – Нигә?

      Газизҗан дәшмәде, өр-яңа унтысын, шифоньердан алып, диванга куйды.

      – Сат берәрсенә. Йә кибеткә тапшыр.

      – Ә кияреңә?

      – Кышкы ботинка минем гомергә җитәр…

      …Иркә аңардан һич кенә дә аерылырга теләмәде. Газизҗан, инде бусы соңгы тапкыр дип, аның башыннан сыпырды, колак артларын кашыды да:

      – Бар инде, кайт! – дип, авылга таба куды.

      Эт биш-алты гына адым китте дә койрыгын бөкләп карга утырды һәм аның күзләренә туп-туры карады, аннары, Газизҗанның карашында йомшау сизепме, борынын алга сузган хәлдә корсагына ятып шуыша-шуыша, тагын аңа якынлашты. Газизҗан, йөзенә ачу галәмәтләре чыгарып, йодрыгын аңа таба болгады:

      – Бар, кайт!

      Иркә, нишләсәң дә нишләт, барыбер китмим дигәндәй, чалкан ятты, ялагайланып койрыгын болгады. Аны кызганып, Газизҗан тагын юлын дәвам итте, эт, хуҗасын узып китеп, сөенеченнән борыны белән кар чөя-чөя, алга ыргылды… Газизҗан аны бәләкәйдән тәрбияләп үстерде, ул аңардан кая гына барса да калмый, көндез дә, төнге сменада да тракторында янәшә утырып йөри иде. Һаҗәр этне: «Ни пычагыма бу трактор койрыгы, моңа ризык хәрәм», – дип сүкте. Иркә шул дәрәҗәдә ялагай, хәйләкәр, сырпаланучан, аңа беркем дә каты бәрелә яки суга алмый. Дөньяга үзен яраттырыр өчен яралган чын иркә җан иясе иде. Гәүдәсе бозау кадәр, ачуым бер килмәгәе. Йоннары кап-кара, елтырап тора, бары ике каш өсте генә саргылт. Аяклары, бот турыннан сизелер-сизелмәс саргаеп, табаннарына җиткәндә, аксыл-сары төс ала. Битеннән саргая башлаган авыз туры да, борынына җиткәндә, салам төсенә керә. Иркә юньләп өрә белми. Чит кеше керсә, өч мәртәбә «һау, һау, һау» дип куя да шуның белән вәссәлам. Урам этләре белән сугышмый, ырлашып, әүмәкләшеп үзеннән вак лискә этләр белән шаяра, егылып китә, тегеләр аны сырып алалар, ул өйдә булса, капка астыннан ишегалдына тулалар. Иң яратканы – тракторга утырып йөрү. Трактор барган шәпкә сикереп төшү аңа берни дә тормый. Ләкин йомышын йомышлагач, сикереп менә алмый, чылбыр яныннан телен асылындырып йөгерә, ә күзен Газизҗаннан алмый. Ул тракторын туктатуга сикереп менә, йөзе яктырып китә, тәрәзәдән бөтен