– Бу да бирә алмагач! – дип сыгылып төште.
Ишектә йөзе кәфен төсле ап-ак берәү күренде. Бу Альфред белән бер бүлмәдә урнашкан егет иде. Аны корт күчедәй сырып алдылар, мең сорау яуды:
– Ничек, бирә алдыңмы?
– Нинди сорау туры килде?
– Әйт инде тизрәк!
– Ничәле куйды, ничәле?!
Егет муенына кулы белән аркылы сызып җибәрде дә:
– Рәттән суялар! – диде.
Бөтенесе «ах» итте, шау-шу купты.
Коридор чыштыр-пыштыр китап-дәфтәр актарган тавыш белән тулды, тагын бергә укмаштылар, ах-ух килделәр. Кемнәрдер имтихан алучыларның әшәкелеге, вакчыллыгы, юри төртеп батырырга теләүләре, җавап бирүченең тәмам җанын суырулары турында кычкырып та, пышылдап та сөйләделәр. Әлеге фил сөяге төсле ишекнең артында, әйтерсең лә җиде башлы коточкыч дию пычак кайрап утыра, кергән бер кешенең муенына шуның белән сызып җибәрә дә канын суырырга керешә, эчеп бетергәч, бу якка ыргыта… Бу мәхшәр Альфредны да үзенә суырып алды, куркудан аның авызы кипте, эче чурлый башлады. Теге ишек артындагы коточкыч җәзадан берәрсе коткарса, Альфред аның табанын яларга әзер иде. Ул, түзә алмыйча, урамга чыкты. Институттан өч кенә тукталыш ераклыкта урнашкан ашханәдә каты чәй эчү нияте белән трамвайга утырды. Халык мичкәдәге балык кебек бер-берсенә сыланган, энә сыярлык урын да юк. Альфред, теге тукталышка җиткәнче үк төшү хәстәренә керешергә уйлап, алга омтылды һәм ток тоткандай туктап калды. Джинсының акча салган теге кесәсеннән кемдер каты итеп эләктергән иде. Аның кычкырып елап җибәрәсе килде. Ни соң бу? Нишләп бөтен бәла гел аңа гына килә?! Әллә теге караклар аны күзәтеп йөреп, чыкканын көтеп торганнармы?! Ул артына борылып карарга да курыкты. Эчендәге чурлау тагын да көчәйде. Тизрәк алга атларга, ычкынырга, кесәгә керергә ирек бирмәскә кирәк иде. Тик ул күпме генә тартылса да, теге кабахәт җан джинсыны җибәрмәде. «Бая качтың, бусында котыла алмассың!» – диюеме әллә?! Альфред нык кына итеп кинәт тартылган иде, бил турына кемдер китереп төртте һәм астан:
– Осторожно, парень! – дигән хатын-кыз тавышы ишетелде.
Ул ялт итеп борылып карады. Ап-ак чәчле, түгәрәк кенә чырайлы бер кыз утыргычта утыра, ә Альфред арты белән аны китереп кыскан иде. Ул тураймакчы булып алга омтылды, әмма галанка миче кебек эссе гәүдәләр һәм кесәдән эләктергән күренмәс кул аңа беркая кымшанырга да ирек бирмәде. Өченче тукталыш та, дүртенчесе дә калды. Альфред, читкә тартылуның файдасы тимәгәч, кулын аска төшереп сак кына кесә авызына шудырды, әгәр кулын эләктерсәләр яисә башкача зарар салсалар кычкырырга әзерләнде. Шушы кадәр халык арасында ярдәмгә килүче табылыр, дип уйлады ул. Менә аның бармаклары кесә авызына килеп җитте.