малаен җитәкләп эчәргә чыгып китә, янгын каравылы өенә бара, шунда өелешеп кәрт сугалар, аракы эчәләр, ләчтит саталар. Рафис, кайтыйк, ди, әни кайда, ди, ул аны эштә дип алдый. Бала аңлый башлагач, Һаҗәр аны үзенә боруның мең төрле юлын тапты. Өйдә салкын икән – әтисе коры утын әзерләмәгән. Койма искергән – ул такта ярмый, агачларны черетеп яткыра. Мунчаның аскы ниргәләре беткән – ул алыштырмый. Ул киемнәрен майга батыра, ул аягын юмыйча түшәккә яткан, ул чәчен алдырмый йөри, ул тагын эчеп кайткан… Әгәр аңа бүрек сатып алмаган булса, әнисе Рафиска пальто аласы булган. Әгәр ул ата-аналар җыелышларына йөргән булса, Рафиска биш фәннән «өч»ле чыгармаган булырлар иде. Кыскасы, аларның тормышындагы көйсезлекләргә әтисе сәбәпче, ә инде аның муллыгы-иминлеге бары әнисе тырышлыгы аркасында гына дигән нәрсә малайга һәр көн сеңдерелә килә. Рафис сигезенче-тугызынчы классларга җиткәч, Һаҗәр үзен Газизҗан тарафыннан мәңгелеккә бәхетсез ителгән корбан, бүген дә җәберләнүче гөнаһсыз зат итеп күрсәтергә кереште. Имеш тә, ул аны тәүге мәхәббәтеннән аерып алган, бөтенесен дә бәхетсез иткән. Әнә фәләннәр хан сараедай йорт салып керделәр, ә безнекенә кунак чакырырга да оят. Кешеләр машина арты машина ала, ә безнең әллә кайчан слётта бүләк итеп бирелгән шул бер мотоцикл. Һаҗәр үзе эчкәндә шым гына йөрсә, Газизҗан бераз төшереп кайтканда, аны купайтырга ажгырып тора. Имеш, ул гомер буе бөтен байлыкларын эчеп бетергән, шуңа күрә аларның йортына кот кунмаган. Әнә фәләннәрнең әтиләре барып, малайларын ришвәт бирә-бирә укырга керттеләр, фәләннәр, балалары институт бетерүгә, кемнәрнедер җайлап-майлап, фатирлы иттеләр, эшкә урнаштырдылар, хәзер машина алып бирергә йөриләр. Ул гына боларның берсен дә эшләргә теләми, булдыра да алмый…
Шушылардан соң малай өчен кем әйбәт тә, кем начар була инде? Ә моңа каршы Газизҗан нәрсә эшләде? Ни өчен Һаҗәргә юл куйды? Менә Газизҗанның гаебе кайда! Дәшмәгәне өчен хәзер бердәнбер баласы белән дә, туган нигез белән дә, башкасы белән дә түләргә туры килде.
Бәлкем, аның тагын да зуррак ялгышы бардыр? Һаҗәр килен булып төшкәндә үк аңа каршы түгел иде бит. Һаҗәр өчен ул җанын бирердәй булып тырышты, сугышты, аны барыбер үзенеке итте. Ә аннан соң? Нишләп саклый алмады? Ул бит Һаҗәрнең чибәрлеге алдында тезләнде, аның барлык адымнарын, сабый баланың шуклыкларына кул селтәгәндәй, елмаеп кичерә килде, түзде. Ләкин боларны Газизҗан сөю исереклеге белән эшләмәде. Соңрак, үзләренең яшәүләрен кабат-кабат хәтерендә сүткәч, андый кайнар мәхәббәт булмагандыр, дигән нәтиҗәгә килде. Шулаен шулай да, ничек инде җиде-сигез авылдан килеп укыган яшьләрне туплаган мәктәпнең иң чибәр кызын яратмаска мөмкин?! Менә бусына җавап юк иде. Һаҗәрне ул үзенә алды, аның мәңге үзенеке генә булуын теләде һәм менә бүген шуны ташлап кача…
Уйлар рәшәләрне узып йөгерде дә йөгерде… Акрын гына эсселек кимеде, кайнар теле белән тәннәрне ялаучы җил дә туктады, чикерткәләр тавышы да ерагайды, бөтенесе дә юкка чыкты…
Ул төш күрде. Имеш тә, поездга ашыга, шунда аны кап-кара чегән хатыны туктата.