Инде кичке сигез дә тулып китте. «Совет» кунакханәсенә гомумән үтеп кергесез, «урыннар юк» дигән язу каршында өелеп торган халыкның санына да чыкмалы түгел иде. Альфред, чынлап торып, пошаманга төште. Кемдер аңа, «Яшьләр үзәге»нә барып карагыз, дип тәкъдим итте. Дүртенче троллейбустан төшкәч, Альфред бер татар әбисеннән «Яшьләр үзәге»нең кайда икәнен сорады.
«Яшьләр үзәге»ндә дә Альфредны ипи-тоз белән каршы алмадылар. Администратор урынында утыручы яшь кенә чибәр хатын:
– Урыннар юк, семинарга килүчеләрне урнаштырабыз, берәрсе китсә генә инде, – диде.
Юк, әле һаман өметен өзеп бетермәде Альфред. Ничек инде Казан тикле Казанда урын булмасын ди?! Ул «Волга», «Дуслык», «Казан» кунакханәләрен гизде, кабат «Татарстан»га кереп чыкты да «Яшьләр үзәге»нә юл тотты. Берәрсе чыкса, диде бит. Ләкин беркем дә чыкмаган икән шул. Ул үзенең коточкыч аруын һәм ачыгуын сизде. Аякларның ут булып януына чыдарлык түгел. Хәзер нинди дә булса кунакханәгә кереп, рәхәтләнеп аякларны сузып утырырга, ныклап ашарга, эчәргә кирәк иде. «Яшьләр үзәге» ресторанына шунда торучылар гына кертелә икән. Альфред «Волга»га китте. Бая анда чеңгел-чеңгел музыка тавышы яңгырап калган, ишек төбендә кеше-кара да күренмәгән иде бугай. Хәзер ишеге дә бикләнгән, керергә өтәләнеп йөрүче халык төркеме дә барлыкка килгән шул. Ах, бая кереп чыккан булса соң? Пыяла ишекнең бигендә торучы хатын үзе генә белгән билгеләре буенча кемнәрнедер кертә, кемнәрнедер чыгара, эчтә кемнәрдер кызарып-бүртеп ашап-эчеп утыралар, рәхәтләнеп музыка, җыр тыңлыйлар, бииләр, ә баскыч төбендәге ач халык өере шуларны тилмереп карап тора, ишек ачылган саен, һәркем кереп китмәкче булып этенә, сарык көтүе сыман акыра, бакыра, сүгенә, бәддога укый. Биредә тәмам өметен өзгәч, Альфред елардай булып «Казан» ресторанына чапты, тик анда аны тагын да зуррак халык төркеме каршылады. Башка ресторанда да хәл шундый ук булып чыкты. Ахырда ул үзләре көндез матур итеп ашап чыккан «Татарстан» ресторанына барды. Йа Аллам, шул ук мәхшәр! Ичмасам пыяла аша күренеп тормасын иде! Әнә бит тәмле-тәмле ризыклар, өстәлләрдә әфлисун тутырылган савытлар, аракы, шәраб, сыра салынган бокалларны теләр-теләмәс кенә иреннәренә тигереп утыручы тук бәндәләр. Барысы да җитеш, бөтенесе бар – тик Альфредка гына түгел. Әйтерсең лә пыяланың теге ягында җәннәт, ә бу ягында җәһәннәм. Җитмәсә, ишек ачылган саен тәмле исләр бөркелеп борынга тула. Альфредның күз аллары әлҗе-мөлҗе килде, аның беркайчан да бу дәрәҗәдә ачыкканы юк иде әле. Әгәр берәрсе бер телем ипи белән сыңар котлет ыргытса, «эһ» тә итмичә, теге унбиш йөзлекнең берсен чыгарып бирер чиккә җитте. Ул, этешә-төртешә торгач, ишеккә шактый якынайды. Менә эчтәге әзмәвер берәүне чыгарып җибәрергә ишекне ачты. Шулчак Альфред янындагы тузган чәчле берәү тегенең колагына: «Мин… янына», – дип, бер хатын-кыз исемен әйтте дә кереп юк булды. Ишек кабат ачылды, Альфред та әзмәвергә нәкъ шул сүзләрне кабатлады. «Уз», – диде теге. Альфред бәйдән ычкындырылган эт кебек эчкә ыргылды. Бу көннәрне дә күрергә насыйп икән! Теге тузган чәч берүзе