Бүре баласы Чатан. Альберт Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Альберт Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02701-4
Скачать книгу
авызларын ачу белән, баш очларындагы юкәләргә ашыктылар. Мондый тамашаның шаһиты үзең булу кирәк. Шунсыз аны төшенү кыен. Дөньялыкта шундый могҗизалар барын моңарчы белмәгән, ишетмәгән, күрмәгән ярым кыргый урман аланы, иртәнге чык, куе томан төсле, бөек Бетховенның атаклы 9 нчы симфониясенә тиң симфония белән тулып килә. Бу бөек музыка, аһәң алдында йөз еллык юкәләр дә тез чүгәргә әзер. Башкасын әйткән юк, йокыдан уянып, үз эшләре белән ашыгырга җыенган күбәләкләр дә, юл өстендә очраган беренче чәчәкләр керфегенә кунып, бер мәлгә тын калдылар. Җиһанда яшәү, тереклек итүнең төп мәгънәсе менә шундый булырга тиешлеген раслап, аланны кочкан симфонияне тик оста маэстролар гына башкара булыр. Увертюрага керешне беренче башлап, әлбәттә, прима-скрипка суза. Челтер-челтер аккан чишмә авазлары белән аңа арфа кушыла. Кошлар булып кларнет сайрап ала. Тромбон, күп санлы быргылар туып килүче таңны сәламлиләр. Җир йөзен үзләре белән бизәргә дип, кешеләрдән кырык миллион еллар алда туган умарта кортларының дөньялыкта бүтән тиңдәше булмаган иң затлы, иң баллы, иң шифалы Бал галиҗәнапларын җыярга керешкән мизгелләр бу. Моңарчы ялгызы утырып торган аланда бәйрәм бүген. Уңыш җыюга керешү бәйрәме! Шушы процессның гади бер шаһиты булу – сатып та алып булмаслык бәхет ләбаса! Газинур моны бөтен җаны-тәне белән сиземли. Җирдә яшәвенә сөенә. Ә кайчакларны, бөтенләйгә хыял дөньясына чумып, үзен үзе аңлап бетермәстәй мизгелләр кичерә. Бал кортлары чагудан авызым, иреннәрем кабартма булып шешмәгәе дип тормый. Булмаса, бераз хәл җыеп, ял итеп алыйм дип, аның иңнәренә, җиңнәренә кунган кортларның әле берсен, әле икенчесен кадер белән генә алып очыра. Аларның тырышлыкларына, зирәклекләренә сокланып, баш иеп, бил бөгеп, тез чүгеп. Хәер, аларны шулай яратмаган кеше умартачы була да алмый торгандыр. Монысы хак! Җир йөзендәге барча кешеләр исеменнән бу тырыш җан ияләренә рәхмәтен дә әнә шул рәвештә җиткерә булыр. Чөнки Җир йөзендә өч йөз меңнән артык төрдәге тереклек иясе яши. Гаҗәеп зур сан бу! Филләр, арысланнар, крокодиллар, очар кошлар, күбәләкләр. Бер эләктереп алса, арысланыңны буардай көчле анакондалар, еланнар. Ә менә шул бихисап тереклек иясе арасында гаять шифалы ризыкны тик Бал кортлары гына җыялар. Җыя беләләр. Саклый беләләр. Халык бер дә юктан гына әйтмәгәндер: «Бал бозылмый, кыз картаймый!». Дөрес сүзгә җавап юкның нәкъ менә конкрет очрагы бу. Борынгы Мисырның дөньяны тетрәткән фиргавеннәре дә зур бер бит кәгазьгә сыешлы озын исемнәре, дәрәҗәләре соңында һәрчак «Бал корты углы» дип тә өстәп куя торган булганнар. Шул сүзләрне өстәмәсәң, тулы дәрәҗәле саналмаган.

      Умартачылар инде яктыргач, бераз күз-баш алгач карасалар, чын әгәр, үкенер җирләре юк. Ат дагасыдай ярым түгәрәк, үзе ышык, үзе җыйнак кына бик матур аланга килеп утырганнар бит алар. Кортлары гына түгел, аланны кызлары да ошаттылар. Төне буе килеп, аннары кортлар бушатып, кызларының күзенә бүген йокы эләкмәде.

      Гөлшат, әтисе каршына килеп, дәррәү булып эшкә керешкән кортларга ымлап:

      – Безнекеләр сыгачак бу аланнан балны! – диде. Әтисенә