Кипарислар,
Күз кыздыра магнолияләр.
«Хөрмәтлеләр белән мәйдан тотам…»
Хөрмәтлеләр белән мәйдан тотам,
Ат шәп минем,
Атка ышанам.
Үзем ишкән йөгән, ияр-кашлы,
Көмеш дага айга охшаган.
Хуҗасына тартып тиктомалдан
Каерылса юлдан бер ары,
Сызгырмагыз,
Җиңүләрдән болай
Әйди безне җилү комары.
Җилеп үтик
Һәм күрсәтик әле
Осталыкка булган хакымны.
…Тышауларын алмый гына җилеп,
Сөрлектердем бәйге атымны.
ШАГЫЙРЬ БАШЫМНЫ САТАМ
Суындым инде мәйданнан,
Җанымда дау басылды.
Хәзер чыгам да базарга
Сатам шагыйрь башымны.
Сәүдәгәрләр җанга үтә:
– Коры баш кемгә кирәк?
Кул юа торган кул кыйммәт
Һәм арка – күндәм терәк.
Элекке дус сынап-сынап,
Текәп карый башыма.
– Яраса ал,
Бик булмаса,
Эләрсең түр башына.
Кул селти дә ары китә:
– Акылың алтын икән,
Әйтерсең түргә эләргә
Синнән затлырак беткән.
Хакимдарлар йөзен сыта,
Дөмбәсләп карый арттан,
Өмет өзеп:
– Рәт чыкмас ул
Иелми торган баштан.
Теле дә озын күренә,
Һавалы икән, шайтан.
Базарның ямен җибәрә,
Юкмыни шуңа аркан?..
Күңелем гарьләнеп үкси,
Бот чабып көлә базар.
Кайда алып олагыйм соң,
Әй башым, үтмәс товар.
МИН – СЕЗ
Яшәү даирәм җирдән биектәрәк,
Күктән түбән күңел киңлеге.
Күк белән Җир, бәндә араларын
Тоташтыра минем минлегем.
Күңел киңлегенең кануннары,
Бик ихтимал, сезгә ят булыр.
Таләп итмәгезче матди су да,
Ут-ялкын да. Мин бер чаткыдыр.
Бер чаткыдыр. Фани-бакыйлыкка
Өмет кенә өрер кодрәттә.
Адәмимен. Сезгә тиешлесен
Карап үрчетәмен үзәктә.
Үзәгемдә карап үрчетәм дә
Үзегезне сезгә кайтарам.
Чаткы гына якты килеп кунып,
Җаныгызны булса айкаган,
Зиһенегез Җир – Күк арасыннан
Бер уч яклау, жәлләү эзләсә,
Мин – сезнеке. Димәк, моннан ары
Минем илем – сезнең биләмә.
«Кош туплауларына кул болгадым…»
Кош туплауларына кул болгадым,
Уй уйладым:
Әгәр шул кошлар
Очып үтсә безнең морҗа аша,
Яхшырачак минем тормышлар.
Үрелеп бактым йолдыз тупламына,
Исләремә төште бергә чак.
Өем-өем иләк йолдыз кебек,
Сөмбел алып килдең бер кочак.
Карап тордым кургаш болытларга,
Күп утларга салды бу дөнья.
Офык читен ай сыпырып ачса,
Иңнәр язылгандай тоела.
Серләремне салдым агымсуга,
Арынырга