Кичүләрен инде оныттым.
Бер ризык җый иде әниемнең
Кулыннан, дип, хыял куерттым.
Бер табын кор иде,
Җиңгәләрем
Утырышсын иде, ичмасам.
Күңелләрем йомшара бит минем,
Сез яраткан көйне җырласам.
Зар-интизар булып хәлсезләндем
Сагынулар дигән чирләрдән.
Күчтәнәчләр көтмимен дә инде,
Бер сәлам юк туган җирләрдән.
ПАРИЖ
– Минем янә Парижны күрәсем килә… – Күргәнең бармыни? – Юк, хыялланганым бар…
Кемнең күңеленә канат куйдың,
Кем канатын икән сындырдың?
Ля амуре10, Париж,
Ничә кабат
Барып кайтыйм диеп ымсындым.
Күкнең үзе белән сер сөйләшкән
Эйфель манарасын бер күрсәм,
Ля амуре, Париж,
Дөньяларга
Нигә килдем дип һич үкенмәм.
Сена елгасында ат сугарган
Башкортларны кемнәр хәтерли?
Ля амуре, Париж,
Үтә алмам,
Күрешмичә… йөрәк, һәй, дөрли…
Каһым түрә узаманнарының
Өздереп лә курай тартканын,
Ля амуре, Париж,
Оныттыңмы,
Хәтереңдә микән сакладың?
Кама бүрек, ук-садак11,
Күкрәктә көмеш көбә12.
Сенаның ярлары буйлап.
Төньяк амурлар җилә
Мадемуазель, француз кызы,
Аһ, аяк басуларың!
Хәйран калып күзлисеңме
Башкортның асылларын?
Әйдә, сылу, курай тартам,
Утырып ияремә.
Килешер иде буй-сының
Уралым төбәгенә.
Алып кайтам,
Түздерми бит
Сөрмәле караш кынаң.
Кирәкми Париж,
Мин аны
Сөюгә алмаштырам.
Шушы манараның иң очыннан
Күренмәсме Урал?
Париж гаҗәп тә ул, әмма
Үземә газиз дөньям.
Өер-өер елкы көтүләре,
Ак кылганлы далам.
Шундый гади, сабыр кардәшләрем,
Сезне нык сагынам.
Ярты дөнья гизеп канәгать мин.
Калсын Парижлары.
Тарта мине курай моңы сеңгән
Башкорт авыллары.
«Урман уйчан. Имән кәүсәләре…»
Урман уйчан. Имән кәүсәләре
Көннең кызуыннан йончыган.
Иңенә хәсрәт яткан карурманның
Уфтануын тыңлап төн чыгам.
Моңаю бар күкнең үзендә дә,
Җир дымлана шомлы хәвефтә.
Әйләнә дә тирәм кисәтүме
Өмет тулы минем кәефкә.
Өметләнәм. Менә Алла бирсә,
Яхшырачак минем дөньялар.
Куйчы, сулма,
Дигән сулыш өреп,
Җан гынама тынгы оялар.
Карурманның тылсым чаршауларын
Көн кодрәте тартыр бик тиздән.
Керфек талдырыплар таңны көтәм,
Урман арыналмый елак көйдән,
Үрсәләнә.
Мин