Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
шулай, гүзәл, нурлы күзләренең очкынын тирә-юньгә сирпеп, шушындый ук ак каеннар буйлап йөридер. Аның алсу иреннәре дә тирәк яфракларына, бәлки, сер сөйлидер. Тик ул Сәгыйтьне искә ала, хәтерли микән? Моны ничек белергә? Ничек үз уйларын аңа җиткерергә? Хәер, Сәгыйть үзе дә очрашса ни әйтерен анык белеп бетерми бит әле.

      Берничә көн инде Сәгыйть иртән, Котдуслар күргәнче, балконлы йорт янына барып әйләнеп килә. Кайсы да булса мәктәпкә йөридер бит ул бантиклы кыз? Сәгыйть, төрле вакытта килеп, аның чыгуын көтте. Ерактан гына булса да күреп калсаңчы дип хыялланды. Ниһаять, беркөн ул кызның, тыйнак-җитез атлап, автобус тукталышына баруын күреп чиксез куанды. Каршысына чыгарга ашкынды. Тик булдыра алмады. «Бик иртә китә икән. Барыр җире ерактыр, мөгаен. Монда күчсәләр дә, үз мәктәбе, үз иптәшләреннән аерыласы килмәгәндер. Ә Сәгыйтьләр аны үз итмәс идемени?»

      Менә ул, тукталыш баганасына җитеп, Сәгыйтькә яны белән борылып басты. Эшкә баручы апалар, абыйлар арасында ул берүзе, коңгырт-сары күлмәк өстеннән кигән алъяпкычы, ак бантлары, төз, зифа гәүдәсе белән аерылып, мәктәп каршындагы сылу, сыгынкы тирәкләргә охшап тора иде. Сәгыйтьне ул күргәндерме, күреп тә, янга борылгандырмы, әмма аның, урам чатына төбәлеп, Сәгыйть ышыкланган багана артына таба күз сирпеп алуы егетнең нәкъ йөрәгенә кадалган шикелле иде. Сәгыйтьне баскан урыныннан кузгатмый, басып тоткан төсле тоелды. Кузгалса, аны ул да, кешеләр дә күрер, аңа уңайсыз булыр кебек.

      Ул көнне Сәгыйть көне буе ләззәтле уйларга бирелеп йөрде. Гел аның белән булырга тырышты һәм аны хыялында һәр иртә мәктәпкә озата барды, каршы алды. Икәү, кулга-кул тотынып, шәһәр урамнарын әйләнделәр. Сәгыйтьнең яраткан урыннарында булдылар. Хәтта әтисе эшләгән мастерскойга ук барып җиттеләр…

      Шунда Зәбидә апа:

      – Нишләп утыруың бу? Кайчаннан бирле кулыңдагы ручкаңны әйләндерәсең? – дип, аның уй-хыялын өзде.

III

      Бүген шимбә көн. Физкультура дәресе урынына алар мәктәп артындагы бушлыкта агач утырталар иде.

      Сәгыйть, элек булмаганча, бик тырышып эшләде. Аның әле беркайчан да күмәк эшләрдә шулхәтле онытылып эшләгәне юк иде. Бүген исә аңа булышучы кызлар су ташып, үренте китереп өлгерә алмадылар. Сәгыйть ара-тирә киң мәйданга сибелешкән укучыларга карап ала да, тагы җир казып, тагы утырта. Кабат Котдус, Илдуслар рәтенә күз төшереп, аларның күпме эшләвен абайлый да тагын рухланып казый башлый.

      Света да инде, берничә мәртәбә аның янына тукталып:

      – Бүген син «по-ударному»! – дип мактап китте. Сәгыйтькә, гомумән, Света үзгәргән кебек тоелды. Хәтта ничектер үз күренде.

      Мәктәп бакчасында тырышкан арада, Сәгыйтьнең күңеленә капылт бер уй төште. Бик шәп уй иде. Ләкин аны үзе генә башкара алмас бит. Әллә… Әллә Котдус белән Илдуска барын да сөйләп бирергәме? Бик дус, бик якын итеп кенә. Берәүгә дә сөйләмәскә дип, ант алып кына!.. Башкалар ял иткәндә дә тукталмаган Сәгыйть, кызларны аптырашта калдырып, көрәген ташлады да иптәшләре янына чапты.

      Илдусларны читкә чакырып серен ача башлады.

      – Беләбез