Аның бу уйларын тагын Карәмәт кызы бүлдерде:
– Сез никтер һаман, балтасын җуйган кеше кебек, башыгызны аска салып кына йөрисез,– диде ул. Ахрысы, аның сүз башлыйсы килә иде.
Зәкәрия исә берара әле айный алмыйча, аптырабрак торды.
Дилүсә баягы сүзен дәвам итте:
– Өскә күтәрелеп карасам, безнең Кыя тау ишелмәгәе дип куркасыз, ахрысы?
Шулай диде дә үзе уйлап тапкан шаян сүздән беренче булып үзе үк сөйкемле генә итеп көлеп тә куйды.
– Ии сеңлем, һаман саен шул рельс белән шпалларга карап йөргәнгәдер инде ул, гаеп эш түгелдер,– диде, ярым шаярып, Зәкәрия дә.
Аннары кыз җитдиләнә төште:
– Сез әткәйгә үпкәли күрмәгез, бик үз күрә ул сезне. Тик Хисмәт җизнинең үз көен генә көйләп йөрү гадәтен өнәп бетерми. Шуңа инде теге көнне…
Әмма алар әлегә бу хәлне ачыкларга өлгерми калдылар. Эшлисе эшегез беттеме дигәндәй, бик ерактан ук кычкыртып, поезд килгәне ишетелде. Тиздән аның прожектор яктысы, Хәлил кичүе ягыннан шуышып, аларга якынлаша башлады. Һәм менә ак кар диңгезе уртасында каралып калган, бригада «таптанган» урынны, анда соңгы костыль башына кизәнеп торган Маһинурны караңгылык эченнән йолып алды.
– Майнур, кит, аннары сугып бетерербез,– дип кычкырды аңа Карәмәт.
Ә Хисмәт исә, солдатларча төз басып, инде юл кырыенда ук тора иде, кулындагы «обходчик» фонареның яшел уты, «юл ачык, узып кит» дигәнне белгертеп, поезд килгән якка таба каратылып куелган иде.
Бу төн, бурап-бурап җепшек кар яуган бу борчулы төн, Зәкәриянең Текә Ярда тәмам төпләнеп калуының сәбәпчесе булды…
ЯШЬ ТИРӘК
Кояшлы җәйнең соңгы көннәре. Урам гөлләренең кызарып, хисләндереп утырган мәле. Челлә кояшында кызынып, карасу-көрән төскә кергән укучыларның, ялдан кайтып, шәһәр урамнарына тулган чагы иде.
Сәгыйть тә әле кичә генә авылдан, әбиләреннән кайтып төшкән. Туган йортыннан гомерендә беренче кабат ничәдер атнага аерылып торуы иде. Шул сәбәпле аңа бүген үз каласында бар нәрсә дә яңача, искитмәле булып күренде. Шәһәр Сәгыйтьне шушы ике ай эчендә дә сагындырып өлгергән икән ләбаса.
Әбиләренә китәр алдыннан гына, ул шәһәр тормышына бөтенләй төкереп ташларга, каядыр еракка – күрше Мифтах абзыйның уллары гизгән Төмән урманнарынамы, йә булмаса, Караком чүлләрен җиңеп, җәһәннәм астында тимер юл сузучылар янынамы китеп барырга хыялланган иде. Хәтта тиенләп акчасын да җыя башлаган иде. Әйдә, калсыннар әле үзеңне кая куярга белми аптыраган тынчу калада «персональ» эте белән мәш килүче Илдус та, атасы кинокамера алып биргәннән бирле, дуслыктан ерагайган, эреләнгән Фәрит «паша» да. Сәгыйть кагылып-тиргәлеп монда ятмаячак, һич югында, ялгыз әбисе янына кайтып,