Буранлы төндә. Лирон Хамидуллин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Лирон Хамидуллин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2012
isbn: 978-5-298-02294-1
Скачать книгу
битлеләр. Яшьтән авыр эш эшләп үскәнгәдер инде, мөгаен. Арада читтән килгән керәшен карчыгы Настя гына орчык кебек юка сөякле, кәрлә буйлы. Хисмәт солдат, өрәңге арасындагы ак тирәктәй, ерактан ук калкып күренеп тора. Хисмәт буйга Зәкәрия белән бер тиң диярлек. Ара-тирә Хисмәт, шаярткалап: «Сахалин селёдкасы үстерде мине. Җиде ел хезмәт итеп солы белән беләк буе селёдканы әз ашамадым мин»,– дияргә ярата. Хактыр шул. Армиянең аның солы боткасы гына түгел, турнигы да буыннарны яза, гәүдәне суза шул.

      Шаулап, каударланып, «скорый» поезд үтеп китте. Туң тәрәзә аша сирпелгән елтыр ут яктысы, җылы төтен исе генә күңелләрне кытыклап, кайдадыр шундый ук якты дөньялар, җылы тыныч тормыш һәм әллә ниткән сихри мәхәббәт-сөюләр барын искәртеп, әрнетеп алган кебек тоелды. Яннарыннан әле генә өермәдәй үтеп киткән ул җылы, якты вагоннар да, йомшак урыннарда тирбәлеп баручы кешеләрнең берсе дә бит юл читендә җилгә арка куеп, хәл җыеп торган Зәкәрия һәм Маһинурлар, Хисмәт һәм Карәмәтләрне уйлап карамаганнардыр. Бу буранлы төндә аларның ката-туңа шушылай кар ерып баруларын уйлаган да, белгән дә кеше юк шул. Ә бит алар – әнә шул меңнәрнең тынычлыгы, иминлеге өчен төнгә каршы җил-буранлы кырга чыгып чапкан кешеләр.

      Авыр рельсны, азаплана-азаплана, арбага салып бетергәндә генә, Карәмәт тә килеп җитте. Аның артыннан фонарь тотып килүче Кәримә түгел икән.

      – Бу – минем кыз, былгадир, анасы урынына чыкты,– диде Карәмәт. – Юл эшен белә… Бар, Дилүсә, алга, сигналга бас…

      Вәт, «былгадиры»ның «ярар» дигәнен дә көтмәде бу, «сигнал»га ук куйды кызын. Зәкәрияләргә тукып торылган тәртип нигезендә бит инструктаж үтмәгән ул кызны әле бригадага ияртү-ияртмәү дә икеле булырга тиеш. Ә аны Шәмселбану урынына ук җибәрә «былгадир» ярдәмчесе. Мәгәр Зәкәрия бармасын, йөрмәсен дип тә әйтергә базмады, «юл эшен белә» дигән белән генә юанып калды.

      Модерон сабын тегендә-монда эткәләп, тигезлек сакларга тырышып көчәнә-көчәнә, Зәкәрия тагын күпмедер ара үтте. Аннары хәерсез «күсәк»нең чайкалуын алай гына баса алмагач, тагын тукталды. Карәмәт, кабат аның авырткан бизенә баскандай:

      – Бир әле үземә, былгадир, никтер ул бүген сине тыңламый,– дип, арбаны аның кулыннан алды да гадәтенчә бер якка янтая төшеп, аны ипле генә келтерәтеп алып китте.

      Хәер, бик алай тарткалашып, син дә мин дип торыр чак түгел иде. Вакытында килсә, ул башта ук Карәмәт кулында барасы арба иде ич дип, Зәкәрия бераз арткарак калды. Кирәк саен йөгереп килеп, рельс башын анда-санда тарткалап җайлаштыргаларга әзер торган Шәмселбануны да уздырып җибәреп, Маһинур белән тигезләште.

      – Бир булмаса фонареңны, бар алга,– дип боерды.

      Тиздән модероннан беразга гына калышып атлаган ике «ахирәт»нең мыдыр-мыдыр нидер сөйләшә башлаганы колагына керде. Бу хатын-кыз каян гына сүз табып бетерә икән дә ниләр хакында гына сөйләшми икән бергә туры килсә. Юкса болар көне-төне бергә бит инде, йокларга гына аерылалар диярлек. Шулай да әнә «эһеме, Шәмселбану», «эһеме, Майнур»лар Карәмәт туктап торганда гына ишетелмиләр