Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
Дала Азиясенә урыс теле арадашчы була алмаган. Чөнки мең ел элек урыс теле йөрештә түгел әле. Тәңкәнең икенче ягын әйләндереп баксак, Дала Азиясендәге түрк теле иң башта фәкыйрь урыс телен баеткан. Бөек Дала халыклары Византия, Ватикан, Рим белән тыгыз элемтәдә булып, алар үзләренең кайбер йолаларын (Сабан туе Олимпия уеннарына нигез булган) һәм сүзләрен, атамаларын калдырган».

      Беләсезме, төптәнрәк уйлап карасак, авторның фикер сөрешендә өзекләр, дәлилсезлекләр бар, шуңа күрә ул ясаган нәтиҗә белән килешеп булмый.

      Беренчедән, борынгы төрки телдә «мор» сүзе булганмы? Дәлиле кайда?

      Икенчедән, ничек инде ул «мең ел элек урыс теле йөрештә түгел әле»? «Повесть временных лет»ны кая куясыз? ХII гасырның беренче унъеллыгында төзелгән булса да, бу җыентык үзенә кадәр күп элек булган вакыйгаларны теркәүдән башлана, һәрхәлдә, моннан мең еллар элек борынгы рус теле «йөрештә» булган инде. Безнең бабаларыбыз, Идел буе болгарлары, Киевка илчеләр җибәреп, русларны ислам динен кабул итәргә өндәгәннәр (Х гасыр). Бу да – билгеле факт.

      Өченчедән, инглиз белән французлар, әфган җирләренә килеп, тел өйрәнеп китмәгән дә булсын, ди. Аның каравы Көнбатыш Европа халкының күбесе, шулай ук борынгы руслар да һинд-европа чыгышлы булганга, үзәк Шәрык телләрендәге уртак сүзләр, шул исәптән әфган, фарсы элементлары да алар өчен ят түгел. Ә менә татар теленә бу элементлар соңрак кергәнгә охшый.

      Дала халыкларының Рим, Византия һәм Ватикан белән тыгыз элемтә тотулары, – һәрхәлдә, бәхәсле нәрсә.

      Янә китереп, «Сабан туе Олимпия уеннарына нигез булган» дип әйтергә нигез юк, күчмә халык булган борынгы төркиләр ул заманнарда әле сука-сабанны белмәгәннәр. Борынгы греклар исә Мисыр белән элемтәдә булганнар, менә шул Мисырда үткәрелә торган халык уеннары арасында безнең Сабантуйлардагыга охшаш уеннар һәм ярышлар да булуы турында мәрхүм Нурихан Фәттах та язып калдырган иде. Күрәсең, олимпиадалардагы спорт ярышларының аерым төрләре «пирамидалар иле»ннән килеп кергәндер…

      Әйе, рус теле күрше халыкларның бик күп сүзләрен үзләштергән һәм бу процесс еш кына ул халыкларның рус мигъдәсендә йотылуы белән бергә барган. Тик шуны да әйтергә кирәк: борынгы рус теле ул заманнарда да «фәкыйрь» булмаган, ә телләрендә синонимнарның муллыгы әнә шул ассимиляция процессы белән дә аңлатыла. Рус мигъдәсендә йотылган телләр бихисап.

      Сәфәребез безгә ниләр бирде соң? Иң мөһиме шул булды: «мор» сүзенең башлангычы татарда түгел, бәлки Үзәк Азия тирәләрендә икән. Ә «муртаю», «умарта» сүзләре «мор» сүзенә кардәш түгел икән.

      Автор укучыга шактый күләмдә объектив мәгълүмат та бирде – монысы өчен рәхмәтле укучылар табылыр дип уйлыйм.

      Рабит Батулла «кызганычка каршы» («бәхеткә каршы», «бәхетсезлеккә каршы») кебек гыйбарәләргә аяк терәп каршы тора. «Ана теле» мәкаләсендә ул, бик үк урынлы булмаса да, тагын бер кат: «Кызганычка күрә – к сожалению. Кызганычка каршы түгел», – дип, «ассызыклап» әйтүне кирәк тапкан.

      Рабит Батуллага Габдулла