Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Адлер Тимергалин
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-02856-1
Скачать книгу
дип тә йөртә торганнар иде. Алар, – әлбәттә, көлдерү максаты белән әйтелгән «йомры» сүзләр, юмор. Башкорт якларында бер кеше утырып йөри торган мотоциклны кәҗәматай диләр, диалектларында «матай, матат һәм матасай» терминнары да бар икән. Күбәүләр үрнәк итеп ала торган төрек телендә дә, ни өчендер, «мотосикл» сүзе үзе төп атама булып калган. Велосипед аларда – бисиклет.

      «Ана теле» мәкаләсенең авторы «үзе уйлап тапкан, үзе ясаган байтак кына сүзләр»нең аеруча күзгә ташлана торганнарын китерәбез (автор язылышы сакланды; исемлектә квадрат җәя эчендәге фикерләр минеке. – А.Т.):

      абсурд – этбашсыераяк. [Шунда ук – имәнгеч];

      бактерия – хәшер, вакхәшер, уактери. [«Хәшер» сүзе кайсы телдән? Бәлки, хәшәрдер? Алай дигәндә, ул «вак бөҗәк» мәгънәсенә тарта; ә уактери дигәне ни-нәрсә? Вак+тере?];

      батарея – эсседар, җылыдар. [Автор «батарея» терминының күп мәгънәле булуын истән чыгара, ягъни, яңа термин тәкъдим иткәндә, аның системага ничек керәчәген уйлап җиткерми];

      бронетанк – калкандар. [Төптә төрки «калкан»ны фарси «дар» белән кушып ясалган бу сүз «калкан иясе» мәгънәсенә тарта һәм күз алдына иң элек бронемашина, броневик, танк яки броненосец түгел, бәлки калкан тоткан борынгы сугышчы килеп баса. Беләсезме, мин Батулланың «калкандар»ын «броненосец» дигән хайванга ябыштырып куяр идем!];

      броня – корычтун, җизкалкан. [Мәгънә тарая, аннары хәзерге броня җиздән ясалмый бит; этимологиясенә күз салсак, «броня» сүзе рус теленә борынгы герман телләреннән кергән дип карала икән];

      бульдозер – кыргыч; [Ә «скрепер» нәрсә? алайга китсә, бульдозер – эшергеч була торгандыр];

      вездеход – узаркитәр. [Халык телендәге барабус, аннары, ярым шаяртып, автобусны – таптабуз, троллейбусны терәлебуз дип әйткәннәре искә төшә];

      вентилятор – җилпәзәр. [«Җилләткеч» сүзе нигә ярамаган?];

      витамин – шифан, сихәтин;

      гараж – азбар. [Укучы аптырап калмасын өчен, автор: «абзар – хлев, лапас – открытый хлев», – дип тә өсти; дөрес, ярыш автомобильләре өчен «конюшня»лар да була бугай, ләкин бүгенге татар автоһәвәскәрләреннән кайсысы гына үзенең сөекле гаражын «азбар» дип атар икән?];

      гимнастика – язылдырык, тәнязу. [Ә «гимнастика для ума» – ничек?];

      гусеница – тыртыл, кыймылдак, җонкорт. [Махус сүзлекләрдә русча килеш калдырыла торган бу терминга татарча тәңгәл кирәк-кирәген. Мәсәлән, «пяденица»ны карышлавыч дип алырга була (һәм алалар да). Аннары аларның йонсызлары да бар];

      запчасти – маял (алмаш парчалар, өлешләр, маядагы өлешләр). [Мәкаләнең авторына «кыйтга» дигән сүз билгесез булса кирәк. Элек ул сүзне «часть», «деталь» мәгънәсендә еш кулланганнар, мәсәлән, «сәгать кыйтгалары» дип сөйләгәннәр];

      карусель – тугым;

      касса – кесә, сондык;

      качалка – атынак, атынгыч. [Соңгысы телебездә бар нәрсә];

      комбайн – үзургай. [Ә «кухонный комбайн» яки шахталардагы күмер комбайны? һ. б.];

      кампитр – хәтербаз; барсынбеләр, тамгасар,