Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
көннәрдән бер көнне Миһран атлас-ефәкләргә төренгән, хушбуй исләре аңкып торган ястыктай тулы-йомшак «киленне» инәсенә күрсәтергә дә алып килә. Җитмәсә әле, татарча дәшәргә дә өйрәткән.

      – Дорогая инай! – ди икән «килен», кечкенә карчыкка бик ягымлы елмаеп.

      «Инай» сүзе халык арасына да тарала. Әгәр марҗа киленне күрсәләр, «әнә инай килә» дип көләләр икән.

      Әнә шундый вакыйга булып ала Дәүләкән «каласында». Революция алдыннан була бу эш, ә менә революциядән соң Мирон Меделанский ни эшләгән, байдан калган йортын, хатынын нишләткән, кая куйган – шуны миңа ачык кына белеп әйтүче булмады. Хәер, байлык өчен чукынучылар аз югалдымыни ул заманда!

      Инде бик озынга киткән бу бүлекне Дәүләкәннең төп халкы – башкортлар турында язып төгәллисем килә. Моңа мин бик теләп керешәм, чөнки башкортны яхшы ук беләм дип әйтә алам. Рәттән утырган өч күршебезнең икесе башкорт иде. Уңда Миңнегәрәй агай (аңа хәтле Сылубикә җиңгәй), сул ягыбызда Борһан купец аша гына Арыслангәрәй агай йорты. Миңнегәрәй агай белән исә бер ишегалдында торып, бер капкадан йөрдек… Хәтерләсәгез, «Каргалы» өлешендә дә мин безнең бабайларның борыннан ук башкортлар белән аралашып һәм йөрешеп яшәүләрен язган идем. Дәүләкәндә инде бу читтән торып аралашу гына түгел, ә бер үк җирдә бер халык булып диярлек яшәүгә әйләнгән иде. Дин бер, тел бик якын19, бер үк мәчеткә йөриләр, бер үк мәктәпләрдә укыйбыз. Аерма юк иде дип әйтергә җыенмыйм, аерма – исемнәрендә үк, хәтта каршылыклар да юк түгел, әмма Дәүләкән шартларында бу ике халык бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән иде.

      Әле башта ук язып үткәнемчә, бу тирәләрдән Себер тимер юлы узганчыга хәтле Эткол белән Дәүләкәндә башкортлар үзләре генә яшәгәннәр. Күп итеп мал асраганнар, умарта тотканнар, җәнлек аулаганнар, кирәк кадәр генә иген дә иккәннәр. Шулай ук тирә-яктагы зур базарларга һәм ярминкәләргә йөреп, алыш-биреш тә иткәннәр. Ләкин, нигездә, зур үзгәрешләр кичермичә, борынгычарак беркөе генә яши биргәннәр. Инде авыллары кырыннан гына үткәрелгән тимер юл, паровоз гудоклары тын даланы сискәндереп уяткандай, моңарчы үз җаена салмак кына аккан башкортлар тормышын да бик нык үзгәртеп җибәрә. Иң элек, күргәнебезчә, яңа юл белән Эткол-Дәүләкәнгә төрле халык килеп тула, шулар аркасында хуҗалык, сәүдә эшләре шактый кызу җәелә-көчәя, кыскасы, Эткол дигән бәләкәй генә башкорт авылында кинәт кенә капиталистик мөнәсәбәтләр үсеп, куәтләнеп китә. Билгеле инде, бу мөнәсәбәтләр, төрле якка сузылган спрут кулларыдай, башкортларны да үз «кочагына» тартып ала. Беренче нәүбәттә без моны нәрсәдә күрәбез? Шуны онытмыйк, мондагы җир-суларга башкорт хуҗа, димәк, Дәүләкәнгә кем генә килмәсен, нәрсә генә эшләргә уйламасын, ул иң элек башкорттан җир сатып алырга тиеш булган. Шунсыз бер казык та кага алмаган. Шулай ук Дәүләкән әтрафындагы яңа рус авыллары да һәм немец хуторлары да башкорттан алган җиргә килеп утырган. Шул рәвешчә, башкорт үзенең иркен җирләрен азлап та һәм күпләп тә сатарга тотынган яки инде арендага биреп торган. Бу җир сату-алу эшләре ул чакта бик кызу барган булырга тиеш, чөнки халык


<p>19</p>

Дим буе башкортларының теле хәзерге башкорт әдәби теленнән шактый ук аерыла. – Ә. Еники искәр.