Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
иде. Лиданың өстендә ак ефәктән юка гына кофта, кара юбка, аягында нәрсә иде – хәтерләмим. Күзләрем гел аның йөзендә. Әйтергә кирәк, ул бер дә немец кызларына охшамаган иде. Немец кызлары бит, гадәттә, йә аксыл, йә җирән чәчле булалар, ә бу нәкъ чегән кызыдай чем-кара чәчле, нечкә кара кашлы, кара энҗедәй кечерәк кенә күзле, әмма йөзе сөттәй ап-ак һәм бик чиста да иде. Әлбәттә, ул бик матур, бик нәфис кыз иде – биле дә чегәннәрнекедәй нечкә, күкрәкләре дә тулы гына иде. Хәтта колагындагы алкалары да, чегән кызларыныкы шикелле, зур түгәрәк алкалар иде. Мондый сылу белән минем әле беренче танышуым, шуңа күрә миңа аның алдында үземне «тота белү» бер дә җиңел түгел иде. (Бигрәк тә русча тел зәгыйфьлеге мине бик «изә» иде.) Лида, шуны сизгәндәй, күбрәк үзе җанланып нидер сөйләнә, ә мин тырышып-тырышып ишүемне генә беләм. (Биргән сорауларына да баш кагып «да», «нет» белән генә чикләнәм.)

      …Кызларымны мин Кара яр ерымы аша Димнең үренә алып чыктым. Бераз бара төшкәч, анда елганың киңәеп киткән бик матур урыны бар иде. Күпме генә килеп йөргән урын булмасын, әмма матурлык ул күргән саен барыбер сокландыра. Кызларым да бик куандылар, мин ишүдән туктадым, көймәне агым ихтыярына куйдым. Тирә-ягыбызга каранып, сокланып, рәхәт татып утырабыз. Көймә әкрен генә яр читенә якынлашкач, Лида яңа гына ачылган ап-ак эре төнбоек чәчәкләрен озын саплары белән бергә судан суырып-суырып алды. Төнбоек чәчәкләре суда чакта бик матурлар, әмма өзгәч алар бик тиз шиңәләр… Кыскасы, без көймәдә бик күңелле йөреп кайттык.

      Шуннан соң?.. Шуннан соң без тагын берничә тапкыр очрашып, кичен читтәге буш урамнарда йөрдек, айлы төндә берәрсенең капка төбендәге күләгә караңгылаган эскәмиясендә иңне иңгә терәбрәк утырдык. Минем бәхеттән, кызым шат күңелле иде. Сөйләнә, көлә, шаярта, кыскасы, бер дә «скучать» итми иде. Һәм миңа да инде аның көенә җайлашып, үземне беркадәр хөр тотарга, көләргә, хәтта сүзен табып көлдереп тә алырга туры килә иде. Дөрес, башта ук бер нәрсә минем өчен бик ачык иде: бу очрашып йөрүләрнең җитди төс алуы, тирәнгә кереп китүе һич тә мөмкин түгел. Аерма бик зур. Асылда Лида өчен бер татар егете белән «йөреп карау» ул кызыклы мавыгу гына булырга тиеш иде. Мин моны ничектер сизә идем һәм үземне аңа һич тә тиң кеше итеп санамый идем. Шуның өстенә әле мин үзебезнең егетләр һәм кызлардан да шактый уңайсызлана идем. Белә калсалар, берәүләре: «Әмир әнә кем белән чиерттерә икән, малай!» – дип көләчәкләр, ә икенчеләре, ихтимал, каты гына хөкем дә итәрләр иде. Ул елларда үтә актив комсомоллар берәр егет белән кызның, коллективтан аерылып, ялгыз йөрүләрен бер дә яратмыйлар иде.

      Әмма кыз әйбәт, кыз матур, кыз яратырлык иде, ләкин инде минем тиздән китәр вакытым да килеп җитте. Һәм шул чагында немец кызы тагын бер көтелмәгән кыюлык күрсәтте: бик киенеп, көязләнеп, җитмәсә, сеңлесен дә ияртеп, ул мине озатыр өчен вокзалга килде. Берәүдән дә – озата төшкән атам-анамнан да, якын дусларымнан да һич тә тартынып тормыйча, аларны шактый хәйранга калдырып, минем белән килеп күреште, бик мө- лаем итеп хәерле юл теләде, кулындагы