Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
Бу гимназия укучылары – әллә инде торганы бай балалары гына иде – барысы да бертөсле, барысы да матур, көязләр. Кая ул безнең татар шәкертләренә аларга җитү?! Без бик чуар идек, кемдә билле бишмәт, кемдә кайры тун, аякларда йә пима, йә ката (хәтта чабата да), тик бау белән аскан киндер букчалар гына бертөслерәк иде.

      Янә килеп, русларның бәйрәмнәре бик кызыклы була торган иде. Иң элек һәр бәйрәмдә чиркәү чаңнары авыл өстендә өзлексез яңгырап тора. Һәм бу иң калыныннан алып иң нечкәләренә хәтле алмаш-тилмәш яки бөтенесе бергә яңгыраган чиркәү чаңында ниндидер бер көч-тылсым бар кебек иде. Хәтта менә мин вәсвәсәдән бик курыккан татар малае күңелендә дә ул чаң авазлары тантаналы да һәм ямансу да сәер бер тойгы уята иде. Шуңадыр, ахры, мин яшьтән үк чиркәү чаңнарын ирексездән шомланып, әмма яратып тыңлый идем.

      Ләкин хәтердә иң нык сакланганы – русның кыш үзәгендә була торган Крещенье бәйрәме. Каты суыклар вакыты, Дим инде бер аршын чамасы каткан да була. Иң элек әнә шул каты бозны суы чыкканчы чабып, Дим өстенә зур бер тәре ясыйлар. Тәренең аяк очында түгәрәк бәке уялар. Чиркәүдән иконалар, хоругвилар, тагын әллә ниләр күтәреп чыккан халык һәм поплар Иордан тыкрыгы буйлап боз өстенә төшәләр. Шуннан соң озак та үтми, пар ат җиккән тирән кошёвкада зур толыпка төреп салган көрәк сакаллы бер русны боздагы тәре янына китерәләр. Шыр ялангач рус бабайны толып эченнән чыгарып, бер кулына элмәкләп бау кидерәләр дә тәре очындагы әлеге түгәрәк бәкегә өч тапкыр чумдырып алалар. Салкын судан тартып чыгаргач та, аңа стакан тутырып аракы бирәләр, шунда ук яңадан чанага салып, зур калын толыпка (дохага) әйбәтләп урыйлар. Өстенә тагын бер толып ташлыйлар, шуннан соң пар ат аны каядыр чаптырып алып та китә.

      Бу тамашаны мин берничә кыш рәттән үз күзем белән күрдем. Дәүләкән – бәләкәй җир, чиркәү дә бездән ерак түгел, шул сәбәпле рус бәйрәмнәрен гел күреп үстек. Русның зур бәйрәмнәре – Масленица, Пасха, Троица – барысы да бик җанлы, кызыклы була торган иде. Әмма иң кызыклысы әнә шул карт русны чатнама суыкта бәкегә батырып алу иде – без малай-шалай, катып-туңып бетсәк тә, бу тамашаны күрмичә китми идек.

      Инде сүз ахырында мондый бер вакыйганы да искә төшереп үтик булмаса. Вакытында Дәүләкәнне озак шаулаткан шактый хикмәтле вакыйга ул! Эш болай: безнең урамда, Зариф абзыйларның ишегалдындагы бәләкәй өйләрендә Хәдичә исемле диндар гына бер тол карчык ике кызы белән тора иде. Ә аның Миһран исемле җиткән улы Меделанский дигән зур бер рус баенда кучер булып эшли. Меделанский – читкә ашлык җыеп озатучы, шул сәбәпле ул еш кына Мәскәүгә яки Петербургка китеп торгалый икән. Монда йорт саклап бик тулы да бик алсу, яшь хатыны кала. Яшь хатынның күз алдында көн саен кара ефәк мыеклы, яшь имәндәй таза егет ваемсыз гына эшләп йөри. Һәм ялгызлыктан интеккән хатын егеткә карап җан тынычлыгын җуя башлый. Егет тә тыштан гына ваемсыз икән, ә эченнән аның да хыялы ак калачтай хатында, имеш! Ситуация, үзегез дә күрәсез, шактый хәвефле. Әмма нәфес дигәнең коточкыч нәрсә бит ул!.. Кемнең генә аны җиңә алганы