Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03858-4
Скачать книгу
карап алды. Зөфәр исә берни сизмәгәндәй тыныч кына утырып тора иде. Хикмәт шунда: карт алып килгән кешесен, бу өйдәге күптәнге кагыйдә буенча, иң элек исем, фамилиясен, кем булуын әйтеп таныштырырга тиеш иде. Ул моны эшләмәде, чөнки Зөфәр баштан ук алай таныштыруны тыеп куйды. Соңыннан, эш барып чыгардай булса гына, үзенең кем икәнлеген әйтергә рөхсәт итте. Бу инде Зөфәрнең гадәттән тыш саклыгы иде. Ә менә карчыкның соңгы җавабы картка: «Мин бит әле сезнең кемне алып килүегезне белмим», – дигән мәгънәдә аңлашылды. Ләкин Зөфәрнең ваемсыз, тыныч кына утыруын күргәч, карт яңадан карчыкка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды:

      – Мария Николаевна, алайса, Сергей Леонидович кайтканчы, сез безгә йортны карый торырга рөхсәт итегез!

      Карчык икеләнеп кенә иңбашын сикертеп куйды:

      – Телисез икән, пожалуйста, рөхсәт!

      – Әйе, әйе, күрсен, танышсын, тәртибе аның шулай инде, Мария Николаевна, – диде карт, һәм алар урыннарыннан тордылар.

      Зөфәр өйне иң элек тышкы яктан карап чыгарга теләвен белдерде. Өчәүләшеп ишегалдына чыктылар.

      …Уртача гына зурлыкта ишегалды. Өйнең түр почмагыннан күрше коймага чаклы ук сары рәшәткә белән бүленгән. Рәшәткә эчендә куе бакча. Нәкъ каршыда күрше ихатага арты белән ике катлап тоташтан салынган берничә ишекле, өсте такта, асты бүрәнә озын каралты тора. Ишегалдында плиталап ак таш җәелгән, ләкин, кеше аз йөргәнлектән булса кирәк, таш араларыннан юл-юл озын үлән бәреп чыккан.

      Зөфәр, шул үләннәргә сокланыпмы, гаҗәпләнепме карый-карый, ишегалдының уртасынарак узды. Аның игътибарын шунда ук түрдәге куе бакча җәлеп итсә дә, ул аңа таба барудан юри тыелып, өйнең үзен карый башлады… Өй бу яктан шактый искергән, таушалган булып күренә иде. Хәер, өйнең төп бурасы түгел, ә аңа тоташтырып салынган озын коридорның такта стенасы һәм кухнядан чыга торган аерым болдырның баскычлары череп тузганга охшый иде. Бу, әлбәттә, тулай күренешне беркадәр боза, ләкин аңлаган кеше өчен әллә ни зур кимчелек юк монда. Иң әһәмиятлесе: өй үзе таза булсын. Һәм ул күрер күзгә, чыннан да, бик таза кебек иде. Цементлаган таш нигездә нык утыруы шуны күрсәтә. Аннары өй, бер урам яктан гына түгел, бөтен яктан да такта белән тышланган икән. Тик такта астындагы бүрәнәләр ничегрәктер инде? Мондый чакта берәр тактаны куптарып карау да ярый шикелле, ләкин Зөфәр менә хәзер үк ул хакта үз белдеге белән генә сүз кузгатуны килештермәде.

      Йортны әйбәтләп караганнан соң, Зөфәр, ниһаять, бакчага таба атлады. Бакча, бакча!.. Күптән хыял иткән нәрсәсе түгелме соң бу аның?.. Моңарчы үзе торган өйләр тирәсендә ул бер агач та күрмәгән иде. Бала чагыннан ук табигатьне, үсемлекләрне белмичә үсте ул. Шуңа күрә дә бик тансык, бик кадерле ул аңа. Йорт алырга уйлагач та, күңеле белән аның бакчалы яки, һич югы, бакча үстерерлек урыны булуын теләгән иде. Һәм менә хәзер өйнең үзеннән дә ямьлерәк, кадерлерәк төсле булып аның алдында карт бакча күкрәп утыра.

      Зөфәр ишегалдын аркылыга бүлеп узган рәшәткәнең кечкенә капкасына килде. Бик аз гына тукталып торды, аннары тәвәккәлләп капкадан эчкәре атлады. Карт белән карчык та аның артыннан иярделәр. Бу урында шуны әйтергә кирәк: алар Зөфәргә үзе теләгәнчә