Әсәрләр. 2 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03858-4
Скачать книгу
хәер, карауның файдасы да юк иде. Бездә эвакуированныйлар тордылар… Югыйсә бакчабыз элек бик матур, бик тәртипле иде. Файдасын бик күрә идек. Хәзер дә әле уңган хуҗа, бераз тәртипкә китерсә, бу бакчадан зур доход алачак.

      Зөфәр, башын кагып:

      – Шулайдыр инде, шулайдыр! – дип кенә куйды.

      Ошамады аңа интеллигент карчыкның торгашларча әйткән соңгы сүзләре… Аныңча, Зөфәрне бары доход кына кызыксындыруы мөмкин, янәсе. Гафу итегез, ул әле доходтан башка кайбер бүтән нәрсә, мәсәлән, матурлык турында да хыяллана ала. Нәкъ менә шундыйрак хыял хәзер генә аның күңеленнән кичеп үтте түгелме соң? Юк, җиләк-җимеш сатып, «доход» алу турында түгел иде бу хыял, зуррак иде ул, канатлырак иде…

      Бакчаны күздән кичергәч, алар терраса аша яңадан өйгә керделәр. Зөфәр терраса алдында зур түтәл булып, тәмам ачылып, янып утырган ал, кызыл, зәңгәр, сары чәчәкләргә карап кына узды. Табигый, аның бу үзенә һич таныш булмаган матур чәчәкләр янында тукталып, һич югы, исемнәрен генә сорап беләсе килсә дә, карчык «бу кеше чәчәк тә танымый икән әле» дип уйламасын өчен дәшмәде.

      …Ике якка ачылмалы пыяла ишектән зур гына бүлмәгә кергәч тә, карчык үзе өйнең эче белән таныштыра башлады. Бу беренче бүлмәне ул столовая (аш бүлмәсе) дип атады. Монда бераз тукталганнан соң, каршыдагы ишекне ачып, икенче кечерәк бүлмәне күрсәтте. Бусы элек балалар бүлмәсе булган икән. Моннан кире чыгып, сул ишектән кухняга алып керде. Кухня зур, иркен, тик стена-түшәме бик каралган, ахрысы, күптән аңа агарту-чистарту тимәгән. Шунда ук тагын бер кечкенә бүлмәгә күз салдылар. Бусын карчык горничная (асрау кыз) бүлмәсе дип атады.

      Кухнядан прихожийга чыгып, каршы ишектән зур залга уздылар. Монда да уң яклап ике ишек тора; берсе – адвокатның элекке кабинетына, икенчесе йокы бүлмәсенә алып керә. Аларны да карап чыктылар.

      Шулай итеп, бу өйдә кухнядан башка алты бүлмә бар икән. Аларның тулы мәйданы, карчык дөрес әйтсә, йөз унике квадрат метрга җитә икән. Сарай димәслек тә түгел! Хәзерге шартлар күзлегеннән караганда, бу инде күп, бик күп! Зөфәр чынлап торып гаҗәпләнде: ничек итеп адвокаттан калган дүрт кешелек гаилә шушы кадәр мәйданны үзләре генә биләп торганнар? Берәү дә тимәгән үзләренә, берәү дә кысрыкламаган, күрәсең, бай адвокат совет өчен дә файдалы кеше булгандыр инде…

      Зөфәр, карап кына узган арада, өйнең эчтән ни хәлдә сакланган булуына да игътибар итәргә тырышты. Шик юк, өй эчтән дә шартына җиткереп, нык итеп, пөхтәләп эшләнгән иде. Идәне – имән паркет, түшәме – шкатурлы, стеналары майлы буяу белән буялган, тәрәзә-ишекләре – бөп-бөтен, башта ничек утыртылган булсалар, шул килеш торалар. Тагын нәрсә? Зөфәр, күпме каранса да, өйнең бер генә почмагында да дым тарткан, каралган җирен күрмәде. Дөрес, бөтен бүлмәләрнең дә түшәм-стеналары бик керләнгән инде, ләкин буясын буяп, агартасын агартып җибәрсәң, өй эче яңадан көлеп торачак!

      Карап йөрүне тәмамлагач, өчәүләшеп залдагы элекке урыннарына чыгып утырдылар. Шактый гына вакыт үтеп китсә дә, төп сөйләшер кеше – карчыкның