Рәшидә үзе дә шуны ачык тоеп, шуңардан әйтеп бетергесез сөенеп, Зөфәр янына атылып килә дә, алдына утырып, муеныннан кочып ала.
– Сәнгатьне яратасыңмы син? Театрны яратасыңмы син, абыем? Әллә артистканың үзен генә яратасыңмы? – ди ул, балаларча сыенып-сыйпаланып.
– Яратам, яратам, сине дә, театрны да, Галиябануны да – барыгызны да яратам! – ди Зөфәр, Рәшидәнең яшьләнеп киткән күзләреннән үбә-үбә.
Һәм иң гаҗәбе: һич риясыз әйтә ул моны, шушы минутта хис иткәнен әйтә, чөнки бу минутта ул үзе дә ничектер икенче төрлерәк кеше булып китә иде. Шушындый гүзәл, ак хыяллы, нечкә, пакь җанлы бер хатынның якын, ышанычлы кешесе булу аны ничектер үз күз алдында үстереп җибәрә, күңелен әйбәт бер горурлык белән тутыра иде. Алай гына да түгел, бүтән бервакытта да татырга туры килмәгән, бары чын матурлыктан, якты уйлардан гына килергә мөмкин булган аеруча тирән, олы бер бәхет кичергән кебек тә була иде ул…
Һәм менә шундый чакларында Зөфәр, артисткага «сөяркә» итеп кенә каравын онытып, әгәр сорасам, Рәшидә миңа иргә чыгар идеме икән, дип тә уйлый торган иде. Бу хакта алар арасында бер генә тапкыр да сүз булганы юк; егет кирәк тапмагач, кыз бервакытта да үзе башламый инде, билгеле… Ләкин, Зөфәр исәбенчә, Рәшидә аңа чыгар иде, бик теләп чыгар иде, чөнки Рәшидә аны ярата, аңа ышанып карый. Моны исбат итеп торасы да юк… Дөрес, Рәшидә торгашларны бер дә яратмый, сәүдә тирәсенә оялаган кешеләрнең күбесен жуликлар дип саный, ләкин Зөфәрне ул торгаш дип белми иде. Киресенчә, Зөфәр зур заводның ОРСында бүлек мөдире булып эшләгәч, ул аны дәүләт ышанычын казанган җаваплы работник дип исәпли иде. Һич шикләнмичә, гадел, намуслы, яхшы кеше дип уйлый иде ул аның хакында… Бер дә гаҗәп түгел, чөнки Зөфәр, болай өстән караганда, әйбәт кеше иде, аннары, кирәксә, гомумән, ул үзен иң уңай яктан күрсәтә дә белә иде. Рәхим ит, ул – игътибарлы да, ачык йөзле дә, йомшак телле дә, тыйнак, сабыр да, кыскасы, милый человек!
Шуның белән бергә, ул гаять сак кеше дә иде, бервакытта да артыгын сөйләмәс, күбрәк бик акыллы итеп дәшмичә торыр, шуңа күрә дә ул Рәшидәне рәхәтләнеп тыңлады, тәэсирләнде, сокланды, әмма үзенең уй-теләкләрен аңа һичкайчан сөйләмәде – иң яратып, нечкәреп, күңеле белән беткәнче ачыласы килеп якынайган чакларында да йомык-бикле булып калды… Акыл искиткеч уяу иде аңарда!
Әйе, тормыш схемаларны вата. Йөрәкләр бергә, тәннәр бергә, ә теләкләр үзгә, уйлар башка! Зөфәр өчен Рәшидә, күпме генә ул аны яратмасын, һаман шулай мәхәббәткә юмарт, уңай сөяркә булудан узмады, чөнки аның идеалы Рәшидә түгел иде. Ә менә кешегә бик ышанучан, кеше турында бары яхшы итеп кенә уйлаучан, беркатлы садә-самими яшь ханым өчен исә Зөфәр бик әйбәт, бик сөйкемле егет иде, һәм ул аны ир итеп кенә түгел, күңеленә ошаган кеше итеп тә чын ихластан бирелеп яратты. Өйлән, ал мине, дип әйтергә кыймады, әлбәттә, ләкин шулай да эченнән генә һаман өмет итте