Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03249-0
Скачать книгу
түгел, ә кешенең гомер баешында югала. Ә алар андый баешны теләмиләр дә, эзләмиләр дә әле.

      Авылга җитәрәк, юл кабат сулга каерыла, алар тагын аерылыр. Моның сәбәбе бүтәндә булыр инде. Татар ире, хатыны арткарак калып, аңа карабрак барса, ихтирамлырак санала. Андый иргә яшьләр дә көнләшерлек. Ә инде ирнең хатыны дөньяга иң әүвәл үзен күрсәтеп барса, ул ирнең дәрәҗәсе түбән дигәнне аңлатыр. Хатыннарның да алдан баручылары түгел, бәлки ире сайлаган дөрес юлдан баручылары күренеклерәк.

      Каен агачлары бетеп, имәнлек башланды. Тәбәнәк, нык имәннәр сибелеп утырганнар. Аларның куе булса да яктырып торган ябалдашлары белән җир арасы иркен иде. Кешеләрнең җан тынычлыгы шулай иркен тоела. Имән агачлары арасындагы кыска яшел үлән арган тәнне хәл җыярга чакыра сыман. Яры кыяк белән каймаланган озынча күл сөттәй агарып, җәйрәп ята. Аның авыл ягындагы ярына сыер көтүе төшлеккә туктаган, кайбер маллар тубыктан суга кереп баскан.

      Күпер кояш нуры җылыткан һәммә ташы белән карт һәм карчыкның гадәти булмаган бәхетенә елмаеп калды. Ике кеше арасындагы гыйшык бетеп, берсенең гомере икенчесенең гомеренә тәмам кушылган мизгел менә шушылай башлана.

1982

      ЮЛ

      Хатыным һәм дустым Фәридәгә

1

      Алар кызларын авылда тота. Үзләре шәһәрдә тора. Тора дип… Җир белән күк арасында кебек. Өйләнешкәннән соң өч елга биш фатир, ягъни биш хуҗа алыштырдылар. Һәркайсында аларга торырга килешенгән бүлмәләргә обой ябыштырттылар, ватыкны төзәтергә куштылар. Әйтерсең лә җил гел аларга каршы: ялынып урнашуларына озак та үтми, фатир хуҗаларының тормышында көтелмәгән ни дә булса килә дә чыга: йә кызлары иреннән аерылып кайта, йә төрмәдә яткан уллары пәйда була, йә тагын нәрсә, һәм аларга тагын торыр урын эзләп табып, михнәтләр кичерә-кичерә, рәнҗеп, бер-берсеннән оялышып, күченүдән гайре чара калмый. Сыеныр урын тапканчы, хатынының тулай торагындагы бүлмәдә кунгалап йөриләр (прописка өчен ул шулай тулай торакта яши санала, урын өчен акча түли). Әлеге бүлмәдә хатыныннан кала тагын өч кыз бар. Кире әйләнеп кайткач, аларны җылы кабул итәләр, моң-зарларын уртаклашалар. Ара-тирә: «Безнең иребез!» – дип кенә җибәрәләр. Яшерен-батырын түгел, Әхтәм (ирнең исеме шундый) ул кызларның кайсысы нинди эчке күлмәк, күкрәкчә кигәннәренә хәтле белеп бетерә. Бу гына түгел, хәтта ки күренеп киткәләгән тәннәрендә ничә миң барлыгын да санарга өлгерә. Галәмәт инде! Кайбер чакны шулай иртәләрен хатыны кырыннан торып, трусикчан гына карават кырыена утыра, ә әйләнә-тирәсендә кызлар йоклый, кайсыныңдыр өстеннән одеалы йә җәймәсе шуып төшкән. Ул да булмый, берәрсе уянып китә дә, аның кебек үк торып утыра. Һичнинди тартыну тоймастан, тын гына аны-моны сөйләшеп алалар. Кыскасы, эчкән чәй, ашаган аш уртак, зарланырлык түгел.

      Кешечәрәк шартларда яшәрлек утрак фатир табу ягына Әхтәм үзе тәҗрибәсез. Булдыксыз диярдәй түгел түгелен. Шул мәшәкать кайгысы килеп чыккан саен югалып кала, тик аклана да алмый. Аның берәр район үзәгенә яисә авылга төпләнү чамасы да бар. Шулай итсә, тормышлары, ниһаять, җайланыр, иңнәре бу ыгы-зыгылы мәшәкатьләрдән