Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03249-0
Скачать книгу
тора-бара сизмәстән икесе дә күнегеп бетте. Башта аулак өйләрдә, аннары печән һәм урак өсте вакытларында егетнең карашындагы үз итү чаткысы сүрелгәннән-сүрелә барды. Балдакны үзенең чибәрлегенә яшертен бүләк төсендә кабул кылган кыз аны ара-тирә сул кулының исемсез бармагына киеп йөрергә дә җөрьәт итә башлады. Моны егет тә төшенгән һәм матурлыкка матурлык насыйп булмаслыгы белән эченнән тәмам килешкән шикелле иде инде. Кызның күңелендә исә матурлыкка батырлык тиң дигән уй үзгәрмәде.

      Алдагы язгы ташуның бер көнендә өч язмышның тәкъдир җепләре бер төенгә чуалды да шундук чишелеп тә ташланды.

      Халык кичкырын Әби патша заманыннан калган таш күпергә елгада боз китүен карарга җыелды. Яшьләрнең мондый көнне шул тирәдә беренче йолдызларга кадәр йөри торган гадәтләре бар иде. Үз егете кызны шуннан кайтышлый өйләренә озата барырга һәм ахырда «урлап» китәргә килешкән иде. Кыз батыр егет җилкәсе аша матур егетне күзәтте, күңеленнән аның белән, кыз чагының аңа бәйләнешле әлеге дә баягы сере белән хушлашып торды. Аның балдактан котыласы, шул ук вакытта егет белән ул сизәрлек горур рәвештә мәңгегә искә алмастай итеп аерыласы килә иде. Җаен сагалап торды-торды да, күпернең агач култыксасыннан аска иелгән көйгә: «Балдагым!» – дип кычкырып җибәрде, аска кереп киткән бер бозга төртеп күрсәтте.

      Һәммә халык күпернең икенче ягына ташланды. Батыр егет күпердә басып калды, ә матуры ярга йөгереп төште дә, боздан бозга сикерә-сикерә, ташкын уртасына кереп китте. Кыз күрсәткән боз аерымрак ага иде, егет шул бозга сикереп керде. Әмма анда кызыл күзле җансыз чабак балыгыннан башка берни тапмады.

      Астагырак текә борылыш турысында айкалган, актарылган бозлардан ничек чыккандыр – егет боларын белми да калды. Ә үзенә таба йөгерешеп килгән халык арасында кызның мәрмәрдәй агарынган йөзен күргәч чыдамады: теге балдакның үз бармагында йөрткән парын салып, килеп җитүенә аңа сузды – алып чыккан, янәсе! Ә кыз алды… Һәм, учактан идәнгә чәчрәгән кайнар күмерне яңадан утка алып аткандагыча ашыгып, калтыранган бармаклары очыннан бишмәтенең ян кесәсенә шудырып төшерде.

      Кыз үзенең нигә шулай иткәнен төшенмичә дә калды. «Аннары әйтермен, аннары…» – дип уйлады. Шаярту килеп чыктымы соң, кыланчыклыкмы, әллә хәерсез бер гамәлме? Шул ук вакытта ул күңеле белән егеткә аңламастай төстә тартылуын, алда үзен көтелмәгән нәрсә көтеп торганын да куркынып сизенде.

      Ике алтын балдакның кыз кесәсендә бер-берсенә тиеп чыңлавын хәлсез һәм туңган егеттән башка һичкем ишетмәде. Алтынның тонык чыңын ул мең аваз арасыннан да таный – тикмәгә ике ел чыгардымыни ул аны?!

      Җиңелүен таныган батыр егет кайтып киткән иде инде.

      Икәве генә калгач, кыз кесәсеннән балдакларын алып күрсәтте. «Битәрләмә инде мине, яме? Мә, мә…» – диде ул, аларны сузып. Ә егет нигәдер алмады, күпер култыксасына таянып, кыштыр-кыштыр аккан бозлардагы кичке шәфәкъ чагылуын карады. Ә кыз, нидер эзләгән шикелле, карашын ерак урманнарга таба юнәлтте.

      Шул кичне чибәр