Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03249-0
Скачать книгу
алга йөзеп баргандай тоелды. Су күтәрелгәч, соңгы ялгыз бозлар шулай агучан була. Икенче карасаң, алпан-тилпән килгәләп якынайган карчык талгын җилдә чайкалган шау чәчәктәге шомырт куагына да тартым сыман. Ул картның үзен күреп торганын тоядыр инде, аның хакында уйлыйдыр. Теге дәверне, үзләренең парлашып шушы күпердә басып торуларын исенә төшергәндер. Юлда барганда каршыга үткәннәр килүчән.

      Карчык аның янына җиткәч, авыр сулап:

      – Бөркү, – диде.

      – Су буенда алай ук түгел, – дип җавап бирде карт. Юк, карышып әйтмәде. Алар бергә-бергә озак яшиләр, бер-берсе белән карышмыйча, гап-гади генә итеп – ашарга яки сулыш алырга кирәк булган кебек кенә сөйләшәләр иде ин- де. Әйткәннәре һәркайсының уйларына ярашып, туры килеп тора.

      – Балык капмый, – диде карт.

      – Бу вакытта алар тук инде, – дип килеште карчык.

      – Уйнаудан да тукталдылар, бакчы. Хәзерге балалар диярсең.

      – Хәзерге балалар иренчәк шул. Уенда кайгылары җук.

      – Бөтенесе телевизор бәласе. Ул булмаган заманнарда яшьләр дә яшьләй өйләнешә торганые. Ә хәзер? Загсларына арыгач кына барып язылышалар.

      – Аның каравы тиз аерылышалар… Синең белән без түгел инде.

      – Алай димәктән, безгә, бәлкем, аерылышсак та таман булгандыр. Билләһи газим! – диде карт, аңа карамыйча гына.

      – Авызыңнан җил алсын! – дигәч, карчык та читкә борылды. – Ни сөйләнәсең әле?

      Кармак сапларын терсәге белән бастырып тоткан килеш, карт, эшләпәсен күтәрә төшеп:

      – Оныттың мәллә? – диде.

      – Онытмадым… Тик хәтерләмим дә.

      Тындылар. Көрән күзен кысып, карт ерактагы урманга карап тора башлады. Ә карчык, зәңгәрсу күзләрен зур ачып, карашын агымсуның төбенәчә үткәзергә тырышкандай, түбән текәлде.

      Инде бик күптәннән бирле телләренә алмасалар да, бу мизгелдә аларның һәркайсы үзләрен гомер буена эзәрлекләп килгән бер күләгәле вакыйганы онытмыйча яшәгәннәрен искәрделәр. Ул күләгә аларның икесе өчен дә уртак бернәрсә, ул үткән көннәренә ияреп кенә бармыйча, аларның хәтерен эзәрлекли, кайвакытны ниндидер шом сыйфатында күңелләрендә аваз салгалый. Әлеге шомлы күләгәне алар үз җаннарының төбенә елдан-ел тирәнрәк куарга тырыштылар. Ләкин ул кысылып чыга да, ташка әйләнеп, аларның баш турысында эленеп калгалый. Дөнья мәшәкате, ягъни йорт-җирләрен бөтен, андагы мичне җылы, урын-җирне чиста, җайлы тоту, табынны буш итмәү уе, уллары һәм ике кызлары турында кайгырту аларны ул шомнан аралады, шул ук вакытта бер-берсеннән аермады да.

      Баш очындагы ул ташны элеп тоткан бау аларның уртак ялганнарыннан гыйбарәт иде. Моны бүтәннәргә сөйләү түгел, хәтта телгә дә алырга хаклары юк икәнен алар уяу искәреп яшәделәр. Ул ялганда, чикләвек эчендәге тук корт рәвешендә, аларның ачы тормыш хакыйкате бөгәрләнеп ята иде.

      Карчык кеше – карт кешенең бердәнбер хатыны. Озын-озак еллар буена карт үз йөрәгендә татлы бер авырлык – аңа гына тугры булу авырлыгын саклады. Бу яшертен, әмма аны горур төстә