Шәмсия яулыгын кинәт чишә дә, читкә китеп, карап кына тора башлый.
Шәмсия (юри шаулап). Егетләр, зарыктырмагыз! (Аллаһияр каршына атлый.) Ялындырасыз, инде үзем аулыйм!
Аллаһиярның үз тавышыннан читләшүен күреп, тәэсирләнеп, нишләргә белмичә тора.
Аллаһияр (аны эзләгәндәй кыланып). Кайда син, фәрештәм?
Нурзадә (аның тавышына таба бара). Кайда син, Рахман? Шәмсия ник дәшми?
Зөлфирә. Дөрес уйнамыйсыз – сөйләшмәгез!
Нурзадә. Курыкма, синең Бикчәнтәеңә калмаган!
Аллаһияр Нурзадәне тотып ала.
Аллаһияр. Бикчәнтәй күптән Зөлфирә кочагындадыр инде, мут.
Нурзадә Аллаһияр кочагына сыена, үбешәләр.
Шәмсия (тавышсыз елый, шаккатып аларны әйләнеп чыга). Башкалар гадел уйный бит, Аллаһияр! (Нурзадәне Аллаһиярдан йолкып атарга үрелә, читкә китә.) Мин уеннан чыгам.
Бикчәнтәй Зөлфирәне тотып ала. Бермәл назланышып торалар да йөгереп чыгып китәләр.
Мөкатдәс күренә. Яшьләргә бераз карап тора да Рахман каршына килеп баса, Рахман аны тотып ала.
Рахман. Кайсыгыз бу минем кочагымда?
Мөкатдәс. Мин, улым.
Рахман (аны читкә этеп җибәрә). Мин сине эзләмә- дем!
Мөкатдәс. Аның каравы мин сине эзлим, улым. Гомерем буена эзлим.
Аллаһияр Нурзадәне юри Мөкатдәс кочагына этеп кертә.
Нурзадә. Бу синме, Рахман? (Юри кочаклый.)
Аллаһияр. Әттә-тә! (Күзен чишә.) Мөкатдәс абзыйга приз, егетләр!
Барысы да яулыкларын чишәләр.
Йосыф. Юк, сизмисең йөрәгем януларын, Нурзадә! (Җырлый.)
Бу йөрәгем белеп яна,
җаныем-бәгърем, –
Сөйгәнем ятка кала.
Шәмсия. Ятка…
Нурзадә. Зөлфирәләр кайда?
Аллаһияр (як-ягына карана, кул селтәп). Оригиналь түгел.
Шәмсия. Аның каравы гадел. Гашыйкларча.
Нурзадә. Күз бәйләшкә гаделлек нәрсәгә ул? Кем өлешенә нинди көмеш эләгә инде!
Аллаһияр (Нурзадә белән Мөкатдәскә). Иң оригинале – сез. (Барысына да.) Килешәсезме?
Йосыф. Аңынчы… (Фотоаппарат ала.) Истәлеккә, абзый.
Аллаһияр (читкә). Бикчәнтәй!
Нурзадә. Зөлфирә-әү!
Бикчәнтәй белән Зөлфирә йөгереп керә.
Йосыф. Басыгыз.
Шәмсиядән кала барысы да тегермән баскычына менеп баса, рәсемгә төшәргә әзерләнә.
Бикчәнтәй. Кил, Шәмсия.
Шәмсия. Теләмим.
Йосыф фотоаппаратын өчаякка беркетә, автоматын җибәреп, иптәшләре янына менеп баса, һәм алар бер мәлгә фоторәсемдәгечә тынып, хәрәкәтсез калалар.
Йосыф (фотоаппаратын алып). Хәзер аерым кадрлар. Мөкатдәс абзый, тегермән ташына утыр әле. (Җитәкләп утырта.) Син, Нурзадә, аның янына бас. (Рәсемгә төшерә.) Картлык белән яшьлек. Шәп рәсем булачак. Аягыңны килешлерәк бас. Билеңә таян.
Мөкатдәс. Ни-нәрсәгә мин?
Йосыф. У-у, абзый! Бер… ун елдан соң бу рәсемнәр!.. Хәзер, абзый, баскычка утыр. Син, Нурзадә, тегермән канатына менеп утыр… Аякларыңны салындыр, салындыр. Елмаю!.. Юк, абзый, син, киресенчә, йөзеңне боек итеп төш. Шулай, һоп! Рәхмәт… Бу рәсемнәрме? Менә боларның берсе дә калмагачмы? (Алма бакчасына,