Бөтен залдан «Яшәсен!» сүзләре ишетелде дә, рәис туктады. Бөтен зал «Яшәсен!» тавышы берлән тулды. Бу сүзләрдән соң һәммә кеше Җәгъфәр әфәнденең каршы берәр сүз сөйләвен көтәләр иде. Өметләре бушка китмәде. Чыннан да, Җәгъфәр әфәнде торды. Мәҗлес рәисенең сүзләре берлән бөтен каннары уйнагангамы, әллә болгарларның шул җәмгыятьләрдә сүзләр сөйләвенең актыгы буласы хәтеренә килгәнгәме, әллә тыңлый торган халыкка бу никадәр яхшы сөйләсә дә, начар сөйләсә дә – бер булуын белеп, аларның максатлары минем сүземнән файда алу булмаенча, актыккы болгарның сүзен дә ишетү генә кебек уйлар хәтеренә килгәнгәме, йөзенә көчләнү әсәре чыккан иде. Ул һәрвакыт үзенең әсәрләрендә болгарны яхшы итеп күрсәттеге кебек, аларның начарлыкларыны да мөмкин кадәр азайтып-фәлән итеп күрсәтергә тырыша иде. Бусында актыккы сүзләр булганга, тагы болгарларны матуррак күрсәтмәкче иде. Ләкин матур күрсәтергә теләгән саен, күз алдына болгарларның начарлыклары күренә бара, ямьсез яклары юри кылынган кебек хәтеренә килә бара иде. Шулай булса да, озак басып торырга ярамаганнан, Җәгъфәр әфәнде сүзгә башлады:
– Әфәнделәр! Шундый җәмгыятькә мине чакыруыңыз өчен бик шатмын. Бу сезнең илтифатыңыз аркасында, мин үземезнең юкка чыккан милләтемез хакында үземнең фикеремне сөйләү шәрәфенә ирештем. Хәзер ишетә торган сүзләреңез – бөтен дөньяны дер селкетеп, меңнәрчә еллар торган бер милләтнең актык баласының актык сүзе, меңнәрчә елларда үзгәрүне кабул итмәгән бер милләтнең үзгәрмәгән актык бер угылының фикере һәм дә тугры фикередер. Без – болгарларның йир йөзендә кайчан, кайвакытта падишаһлык сөрә башлавымыз хакында мин бер сүз дә әйтмәячәкмен. Моны беләсе килгән кешеләргә, әлбәттә, меңнәрчә томнар тарих китаплары хәзердер. Аларның нинди нәселгә караган икәнлекләре хакында бер сүз дә димәячәкмен. Анысы да нәсел турындагы фән китапларында туп-тулы