– Бу аш безнең иптәшләремездән – болгар мөхәррирләренең иң зур талантка ия булганнарыннан, иң актыккы болгар мөхәррире, иң актыккы болгар Җәгъфәр әфәнде исеменә бирелмештер. Җәгъфәр әфәнде болгар мөхәррирләренең берсе булганга, шул арада шулкадәр сөйләнгән болгар әдәбияты, әдипләре хакында мин дә бераз сүз сөйләмәкче булдым. Болгарларның калдырган нәрсәләре бик күп булса да, моның да иң әһәмиятлесе, иң файдалысы – болгар әдәбиятыдыр. Болгар әдәбияты болгарлар тарафыннан язылганга күрә, болгарларның борынгы әсәрләреннән бере булдыгы шикелле, фикер [әйтергә] теләп, аңлап язылганга күрә, файдалы бер әдәбияттыр. Болгар әдәбиятында без ачык болгар тормышын таптыгымыз кебек, бик ачык әхлак дәресе дә алачакмыз. Боларның психологияләре ачыклыкны теләгәнгә, боларның әсәрләрендә һәммә фикер ачык иттереп сөйләнмештер. Әдәбиятта беренче дәрәҗәдә санала торган психологиянең тугрылыгы, тормышка яраклы булуы – тәмамән болгар әдәбиятында кайгыртылгандыр. Шуның өчен болгар әдәбияты безнең арамызда һәм башка кавемнәр арасында да әһәмиятле урын алачактыр. Болгар әдипләре дә, әдәбиятлары кеби җитди кешеләр генә булгангамы, болар арасыннан да, кайбер француз романнары кебек, мәгънәсез, кәгазь әрәм иткеч хикәяләр бер дә булмадыгы кеби, болар үзләренең карендәшләре госманлы төрекләре кебек, тормышларын тасвир урынына, әллә нинди […] ят халык тормышын тасвирлар күренмидер. Хәтта болар әдәбиятында тәрҗемә дә бик аздыр. Болгар әдипләре, тәрҗемәләр милли әдәбиятларга зарар итәчәген белеп, милли рухны саклар өчен, мөмкин кадәр тәрҗемәдән сакланганнардыр. Болгарларның табигатьләрендәге үзләрен сөю тәрҗемәләргә бик аз кешене генә укырга бушатмыштыр. Болгар әдипләре, аңлаган фикерләрен бик зур мәшәкатьләр берлән тапканга, хаклыкларын, начарлыкларын үз тәҗрибәләре берлән ачыклаганга, боларның әдәбиятларында үзсүзлелек (самостоятельность) һәм дә курыкмый әйтү кебек артыклыклар бардыр.
Болар үзләре никадәр җилбәзәк халык булсалар да, боларның мөхәррирләре һәммәсе җитди кешеләр булмышлардыр. Болгарның әдәбияты булса да, әдипләре булса да, әдәбиятлары алга киткән дию мөмкин түгелдер. Боларда китап басу, китап нәшер кылу бик күп булса да, боларның йөздән берсе генә китап исемен күтәрерлек иде. Калганнары, файда урынына зарар китереп, болгарларның миләрен генә былчыраталар иде. Боларның әдипләре һәрвакыт бик зур мәшәкатьләр күрмешләрдер. Һәрвакытта халык арасында бер көлке кеше кебек яисә җүләр кебек, бер дә булмаса, динсез кебек тотылмышлардыр. Боларның әсәрләрен тәкъдир кылучылар да итчеләр, тиречеләр, күмәччеләр берлән боларга һәрвакыт дошманлык күзе берлән караган голямалар иде. Шуның өчен болар тугры бер сүз ишетүдән, үзләренең хезмәтләре өчен рәхмәт ишетүдән, үз эшләрен ташлап, милләт хезмәтен иттекләре өчен олуглаудан-фәләннән һәрвакыт тыныч булмышлардыр. Боларның тормышлары фәкыйрьлектә үтеп, шул фәкыйрьлек аркасында эшли алачак бик күп нәрсәне эшли алмаенча калмышлардыр. Болгар әдәбияты, болгар әдипләре башка халык әдәбияты кебек, һичкем