Зал тулы халыклар рәсемнәрне карыйлар иде. Рәсемнәр хакында фикер алышалар иде. Әллә никадәресе шул рәсемнәрнең копияләрен алу тиешлелекләрен сөйлиләр иде. Икенчеләре болгар мөхәррирләренең рәсемнәре хакында, аларның төсләре хакында, тәрҗемәи хәлләре хакында сөйлиләр иде. Җәгъфәр әфәнде икенче залга чыкты. Анда болгарларның әйберләре куелган иде. Монда тарих белгән заманнан бирле булган болгарларның әйберләре бар иде. Акчалары, киемнәре, зиннәтләре, өй җиһазлары, хатын-кыз зиннәтләре, табак-савытлары – һәммәсе бар иде. Җәгъфәр әфәнде боларны тагы бик озак карап торды. Болар арасында Үзбәк ханга Мисыр хәлифәләреннән җибәрелгән кылыч та бар иде. Монда да бик озак торды. Монда да болгарлар хакында, аларның киемнәре хакында, аларның торулары хакында бик күп сүзләр ишетте. Болар арасында йөргәндә, звонок тавышы ишетелә башлады. Һәм анда да, монда да хезмәткәрләр залга җыелырга вакыт икәнлеген белдереп йөри башладылар. Җәгъфәр әфәнде дә су кеби ага торган халык берлән бергә чыкты. Аны каршы залга, рәис янындагы үзенә хәзерләнгән урындыкка утырттылар. Залдагы халык бик кызу-кызу урынлаша башладылар. Җәгъфәр әфәнде бер якта бик күп ирләр, хатыннардан торган оркестр күрде.
Озак үтмәде, тагы звонок булды һәм яңа гасыр керергә биш кенә минут калганлыгы белдертелде. Халык һәммәсе дә, «Ура!» дип кычкырырга хәзерләнеп, тамакларын рәтләргә тотындылар. Тамак тавышы аз гына безнең унтугызынчы-егерменче гасырда мулла хотбә (нотык) укып бетергәндә бөтен мәсҗедне күтәрә торган тамак кыру тавышы булмаенча калды. Һәммә кешенең, менә йитә, менә йитә, дип, йөрәкләре леп-леп итә башлады. Менә кинәттән оркестр да гөрләп китте. Бөтен залны музыка тавышы алды. Һәммә кеше бу моңны – болгарларның тормышларының ничек икәнлеген күрсәтә торган шаһитны – бик ихлас берлән, һәр тавышыннан әллә нинди уйларга чумып тыңларга тотындылар. Бу көй болгарның яңа көйләреннән егерме беренче гасырда чыккан «Өмет бетте» дигән көй иде. Бу көй шулкадәр тәэсирле иде, нинди җиңел уйлы җилбәзәкләрне дә бик тирән фикерләргә чумдыра иде. Нинди каты йөрәкле кешеләрнең дә күзләреннән яшьләр агыза иде. Җәгъфәр әфәндегә бу алай тәэсир кылмады. Ул хәзер шулкадәр кәефсез, шулкадәр авыр хәлдә иде – һичбер нәрсәгә кайгыра белми иде. Музыка туктады. Бөтен залны «Ура!» тавышлары тутырды. Һәммә яктан «Яшәсен яңа гасыр, яшәсен!» тавышлары ишетелә башлады. Бердән музыка гөрләде. Оркестр баягыдан да гайрәт берлән русларның «Барабыз» дигән уенын уйный башлады. Бу көй шулкадәр кәефле, шулкадәр моны тыңлавы җиңел иде, нинди кайгылы кешенең дә кайгыларын Каф тавы артларына таратырлык иде. Музыка туктады. «Ура!», «Яшәсен!» тавышлары тагы дөньяны күтәрде. Электрик утлары бөтен дөньяны алган иде. Урамнан да «Ура!» тавышлары ишетелә иде. Озак үтмәде, тагы «Яшәсен!» тавышлары күтәрелә иде. Җәгъфәр әфәндене рәис яңа гасыр берлән тәбрик кылып: «Яңы гасыр мөбарәк булсын!» – дигән сүзгә Җәгъфәр әфәнде: «Өмет бетте, сезгә мөбарәк булсын, барыңыз!» – диде. Һәм күзләреннән