Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахмет Файзи
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Советская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04263-7
Скачать книгу
диде.

      Хәйлә белән мәкергә килгәндә Миһридән уздырмаган булса, аңардан һич калышмаган Сәгыйтьҗан, сөйләшә торгач, «тегү-чигүгә өйрәнүче кызлар» ның хәзерге көндә нәкъ егерме биш данә икәнен һәм аларның төрле авыллардан менә шушы бер-ике ел эчендә генә җыеп китерелгән ятимнәр икәнлеген белеп алды.

      – Менә нәрсә, Миһри, – диде ул, – син дөрес әйттең. Коточкыч хәл ләбаса. Крестьяннар ачлыктан балаларын базарга китереп сата башладылар… Бүген шуның берсен үзем күрдем. Сатмыйлар, буш бирәләр. Ал гына! Яле, менә синең белән киңәшләшеп карыйк. Сиңа бу кызларны, ягъни «тегү-чигү мәктәбе» нә Сөнгать шәкерт җыеп алып кайтты бит?

      Миһри аңа кинәт күтәрелеп карады да:

      – Иблис икәнсең син, Сәгыйтьҗан абзый. Аны сиңа кем әйтте? – дип сорады.

      Яшь кенә асрау кыз самавыр күтәреп керде һәм чәй урыны әзерләп чыгып китте. Сәгыйтьҗан белән Миһри чәй янында шактый озак сөйләшеп, киңәшеп утырдылар. Ниһаять, сүз көзге пычракларга кадәр Сөнгать шәкертне уртак исәптән Казан артына тагын чыгарып кертергә карар кылу белән очланды…

      Өченче бүлек

      1

      Чыпталар өстендәге әлеге малайны асрамага Яңа бистәнең Мөхәммәтвәли исемле читекчесе алып кайтты.

      Ул Сабитовларга читек тегә, ләкин чигүен-каюын Яңа бистәнең каючы хатыннарыннан эшләтеп ала, шул яктан ул бай белән ярлырак вак һөнәрчеләр арасында арадашлык итүче хәлле һөнәрче санала; шуның өстәвенә хатыны Бибигазизә дә шул ук Сабитовларга кәләпүш чигә иде.

      Беренче хатыны үлеп, унсигез яшьлек Газизәгә яучы җибәргәндә, Вәли абзый кырыктан узган иде инде. Газизә: «Әбәү, Илаһи, бик карт түгелме соң?» – дип, бераз чыгымчылап торды. Тик үзенең әнисе урынына калган тутасы: «Газизә, тилеләнмә, чәченә-сакалына чал кермәгән кеше карт буламы? Шуннан да яшен табасы бар, тапкач та, әле аның дөнья күргән булуы, дәүләте, тәүфыйгы кирәк. Мөхәммәтвәлине һәммәсе мактый, үзе һөнәрле, үзе укымышлы, холкы әйбәт, үлгән хатынын да кадерләп кенә тотты», – дигәч, аннан соң үзенең ятимлеген, тутасының җилкәсендә гомер буе яши алмаячагын искә алып, Газизә риза булды. Торып киттеләр. Хәтта тора-бара Газизә бу кечкенә түгәрәк кара сакаллы, ягымлы гына соры күзле кешегә ияләшеп китте. Нәзегрәк озын төз буйлы, зур соры күзле, озынча алсу яңаклы һәм нәзек туры борынлы, матур гына хатын иде Газизә һәм үзенә шактый ирләрне сокландыра иде. Шуны сизә торып, үзе берәүгә дә карамады. Күршеләренә кереп, аз гына утырса да, «Картлачым кайтыр, чыгыйм әле» яки «Вәлием кайтуына берәр җылы камыр ашы әзерләп куйыйм» дип, тиз генә чыгып китү ягын карады. Ире өчен үлеп торды. Ике якның да көйсезләнеп алган чаклары булды. Әмма бу – тормышның муллыгына, күңелләренең тулылыгына күләгә төшермәде. Ал да гөл яшәделәр. Бер генә үкенеч икесенең дә йөрәген тырнады: бала юк иде. Мөхәммәтвәли абзыйның үлгән хатыныннан бер баласы булган иде булуын, әмма ул яшьләй дөнья куйды. И көйде, и көйде Вәли абзый, һәм Газизәгә өйләнүенең төп сәбәпләреннән берсе дә бала булдыру иде югыйсә. Ә бала юк та юк! «Язмагандыр инде!» дип, алар икесе дә язмышка буйсындылар, һәм бала булдыру хыялы асрарга бала алу нияте белән