Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахмет Файзи
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Советская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04263-7
Скачать книгу
Сөзәм, мә-ә-ә-ә!..

      Габдулла урыныннан кузгалмады.

      – Нигә качмыйсың? – диде Әптелбәр, гаҗәпләнебрәк.

      – Сыер синнән көчлерәк, – диде Габдулла. – Безнең авылда сыер мәзин малаен сөзеп екты…

      – Ә син ат кебек тибешә беләсеңме?

      – Беләм, – диде Габдулла һәм белгәнен күрсәтергә ашыкты.

      Әптелбәр үз өстенә яны белән борылып, тибенеп килүче кыю малайдан чигенеп куйды, ләкин бирешергә теләмичә:

      – Ә синең тоякларың юк, – диде.

      – Синең дә мөгезләрең юк, – диде Габдулла.

      Бу әңгәмәне тыңлап торучы балалар көлешеп куйдылар. Әптелбәр гарьсенеп китте, ахры, Габдулланың башыннан кәләпүшен тартып алды да аны өй түбәсенә ыргытырга җыенып болгый башлады.

      – Син тимә, тимә минем кәләпүшкә! – дип кычкырды Габдулла һәм бөтен көче белән Әптелбәргә ташланды.

      Саҗидә апасы үз кулы белән тегеп куйган корт башы бөтен авылда бер аның кәләпүшендә генә иде. Корт башын колакка куеп тыңласаң, анда әллә нинди ерак җил ыжылдавына охшаган тавыш килә. «Каф тавы артындагы дәрья шаулый» дип аңлата иде моны апасы. Аннан соң бу аның төсе иде. Ничек ул аны ыргытып ташларга рөхсәт итсен?!

      – Как не стыдно, Әптелбәр, нигә син кунак малайга тиясең? – дигән тавыш Әптелбәрне тыеп калды.

      Габдулла тавыш килгән якка карады… Өйнең өске кат ишек баскычыннан сигез-тугыз яшьлек сары чәчле кыз йөгереп төште дә Әптелбәр кулындагы кәләпүшне тартып алды һәм аны, китереп, Габдуллага киертте.

      – Грубиян, – дип куйды ул, тагын бер тапкыр Әптелбәргә карап.

      Бу – йорт хуҗасы Степан Ивановичның кызының кызы Аннушка иде. Ул, Габдулланың җиңеннән тотып, ярым русча, ярым татарча:

      – Әйдә, мин сиңа кечкенә тавыклар күрсәтәм, – диде.

      Габдулла шунда ук берсүзсез аңа иярде. Калган балалар да аларга кушылдылар. Аннан һәммәсе йорт түрендәге келәтнең артына чыктылар.

      Монда бик куе булып кычыткан һәм әрекмән үсеп утыра, алар арасында үзенең кызгылт чәчәкләре белән «Мин монда сезнең барыгыздан да матуррак» дигәндәй, кукраеп, кырмавык басып тора иде…

      Келәт артындагы койма почмагына барып җиткәнче, балаларга кычытканлыкны шактый авырлык белән үтәргә, берничә тапкыр: «Ай, кычыткан чакты», – дип әрнеп алырга туры килде… Әптелбәр генә үзенең балчыкка катып, чебиләп беткән аяклары белән, юлны сайлап-нитеп тормый, алдан бара бирде… Габдулла аның бу батырлыгын ошатты.

      Ниһаять, алар зур әрекмәннәр белән капланган почмакка барып җиттеләр. Аннушка:

      – Сез шуннан гына карагыз. Югыйсә чуар тавык үз янына кеше килгәнне яратмый, – дип кисәтте дә, үзе, алгарак чыгып, әрекмәннәрне аягы белән бер якка аерып куйды.

      Аннан «кур, кур!» дигән сукрану тавышы килде… Әрекмәнлек эчендә «Килегез әле, килегез, мин сезне!..» дигән сыман сугышчан кыяфәт белән башын күтәреп, зур чуар тавык утыра иде. Аның янында яңа гына йомыркасын тишеп чыккан өч-дүрт сары чеби калтыранып, басып торалар һәм вакыт-вакыт, каерылып үз-үзләрен чукып алалар, шул чагында аларның шәрә муеннары бик