– Синең кәҗүл читегең нәрсә, менә мин аңа чуклы кәләпүш чигеп бирермен, – диде Газизә апа, һаман Габдулланың телен чишеп җибәрергә тырышты.
Габдулла күзен Газизә апага күчерде һәм аның калын гына кашлы моңсу күзләренә, ягымлы чыраена карап алды. Габдуллага кинәт бик, бик рәхәт булып китте. Аның бу рәхәтне озакка сузасы килде.
Әмма рәхәтнең бервакытта да озак булмавын, һәрвакыт берәр күңелсезлек аны сагалап кына торуын Габдулла бик-бик белә. Шуңа күрә аның Газизә апаны кисәтәсе килде, ахры, телгә килеп, ни өчендер мактанган сыманрак:
– Безнең авылда ачарбаклар[9] бар, алар зиратта торалар, төнлә белән генә кешеләрнең өйләренә киләләр… – диде.
– Нигә? – дип сорады Газизә апа.
– Алар кечкенә балаларның өлешләрен урлыйлар… Иртән торып, ашарга сорасаң, икмәк юк. Ачарбаклар урлап киткән.
– Моны кем әйтте сиңа?
– Әби… Алар – ачтан үлгән кешеләр бит, ачарбаклар…
– Юк, юк, бездә ач әрвахлар юк. Без аларны куып җибәрәбез, – диде Вәли абзый һәм, «менә бит!» дигән кебек, хатынына мәгънәле генә карап куйды.
– Ә сездә Мәһдия әби бармы? – дип сорады Габдулла.
– Кем ул?
– Бездә бар… ул килеп керә дә үлгән кешеләргә сузылып ятарга куша… Аннан ул аларны юындыра, күлмәкләр кидерә… Киендергәч, зиратка алып китәләр. Мәһдия әби мине дә зиратка алып китмәкче иде.
– Юк, юк, бездә Мәһдия әбиләр юк. Синең өчен монда без генә бар. Моннан болай безгә син «әти», «әни» дип дәшәрсең инде, яме, – диде Газизә апа, аның аякларын сыйпап. – Тор, киен, хәзер мунчага барырбыз, күлмәк-ыштаннарыңны юып, кояшка элеп куйдым. Чыгуыңа кибеп тә өлгерер инде…
4
Мунчадан соң юка гына итеп пешерелгән коймак белән чәй бик тәмле булды. Ләкин ул озакка сузылмады. Олаучы чыпталарын тапшырырга һәм бүген үк авылга кайтып китәргә ашыкты.
Вәли абзый, чәенең соңгы йотымын озын гына итеп чөмереп алганнан соң, чынаягын өстәлгә куйды да олаучыга карап әйтте:
– Бабасы тыныч булсын, баланы ышанычлы кулга биреп кайтканыңны әйтерсең инде. Кулдан килгән кадәр карарга тырышырбыз. Картайган көнебездә бер догачы булыр, дип алып калабыз инде…
Газизә апа да өстәп куйды:
– Апасын сагынып торды Габдулла. Икенче килүеңдә апасын утырмага алып кил!
– Белмим инде, яңадан килеп булырмы, юкмы?
– Нигә алай?
– Чыптаның рәте китте: мәшәкате күп, акчасы юк. Тиешен дә ваклап, ярым-йорты итеп түлиләр. Бер тиен өчен дөнья хәтле кыркылышып, сатулашып кына ала Гобәйдуллиннар. Риза булмый икенчесенә алып китәсең, анысы моңардан да ким бирә, сүз беректергәннәрмени! Көн-төн күз чыгарып утырган әйбереңне урамга ташлап китәрдәй буласың. Шундый каруннар.
– Эш бай кулына барып кердеме, синеке түгел инде ул, – диде Вәли абзый. – Примир әйткәндә, кәләпүшне минем җәмәгать чигә, ә кем аны, Газизә кәләпүше, ди, берәү