Бибинур. Әнә, әнә Әсма абыстай килен күрендереп кайта. Сорыйк әле үзеннән.
Мөршидә. Әнкәй, әнкәй! Кызлар сине чакыралар.
Әсма. Нихәл, кызлар, ни йомыш? Киндер йомшарамы?
Бибинур. Ал да гөл, Әсма абыстай. Мамык төсле.
Әсма. Кызлар, бүген монда чит илләрдән бик күп егетләр килгәннәр. Берсеннән-берсе асыллар. Бай уллары, мәхдүмнәр, Казан шәкертләре. Итәкләрегезне җыйнабрак йөрегез. Казан шәкертләре бик усал булалар бит алар. Җыр чыгарып китмәсеннәр.
Гөлбану. Әсма абыстай, Әсма абыстай, Казан кызы матурмы?
Әсма. Бик матур, бик күркәм. Күзләре шомырт шикелле ялт-йолт килә. Кашлары инде җептән калын дисәм ялган булыр. Нечкә генә, кап-кара.
Гөлбану. Аяклары кәкре, ди. Дөресме?
Әсма. Дөрес, кәкре. Бик матур кәкре. Ул инде вак-вак атлап, чайкалып киткәндә бик килешеп тора. Симез үрдәк шикелле.
Бибинур. Кәкре аяк ничек матур була инде ул?
Әсма. Әллә тагын, һәммәсе дә бик матур дигәч, миңа да матур төсле күренде шунда. Мин үзем алай ук кәкре аякны яратмыйм.
Гөлбану. Бирнәләре күпме?
Әсма. Бик күп. Бихисап. Менә миңа да бирнә бирделәр.
Кызлар. Кая, кая, нәрсә?
Әсма. Менә ул. Күрсәгез исегез китәр инде. Хәйран инде. Сез дә кызлар булып торасыз. Казан кызлары, чынлап та, бик уңганнар икән.
Кызлар. Кая, кая, нәрсә?
Әсма. Хәзер, хәзер була, балалар. (Чүгәли.) Бик затлы нәрсә инде. Күрсәгез һушыгыздан таярсыз матурлыгына. Яулыгымның очлары чияләп бәйләнгән икән. Ярый инде, икенче вакыт күрсәтермен.
Мөршидә. Әнкәй, бәгырем! Хәзер, хәзер күрсәт инде!
Кызлар. Әсма абыстай, күрсәт инде!
Әсма. Ярый, ярый, күңелегез булсын, күрсәтим инде. Үзе дә шул бөтен мәҗлескә ялгызыма гына эләкте. Ай, балалар! Чишелми шул, чишелми! Иртәгә күрсәтермен.
Мөршидә. Әнкәй, хәзер күрсәт инде!
Кызлар. Әсма абыстай, зинһар, күрсәт инде!
Әсма. Күрәсегез бик киләмени?
Кызлар. Бик, бик!..
Әсма. Күрсәтим микәнни?
Кызлар. Күрсәт, күрсәт, Әсма абыстай!..
Әсма. Менә ул! Ай Алла, әллә йорт анасы чуалткан инде, һич чишәр хәл юк. Ярый (урыныннан тора), балалар, соңга калмагыз. Әтиегез ачуланыр.
Мөршидә. Бирнәне, бирнәне күрсәтмисеңмени? Бир, үзем чишәм.
Әсма. Чишә алсаң, мә, кызым… Юк, юк, тукта. Йә, ихтизарланып яулыгымны ертырсың. Үзем чишәм. Иблиснең гыйфрит койрыгын төенләгәненнән дә яманрак төенләнгән. Юк, балалар, юкка мөнтәзыйрланмагыз[8], хәшәпләнеп, өйгә генә кайтып китим.
Мөршидә. Әнкәй, бәгырем, мин бармагымның йомшаклары белән генә чишәрмен.
Әсма. Ихтизарланып китеп ертмасаң бирәм.
Кызлар. Менә рәхмәт! Менә рәхмәт!
Әсма. Юк, булмый… Әбүҗәһел койрыгы да болай каты төйнәлмәгәндер. Ярый, кайтыгыз, балалар!
Мөршидә. Бирнә, бирнә?!
Әсма. Менә ул…
Кызлар. Күрсәтмисеңмени?
Мөршидә. Әнкәй, бу нишләвең инде? Үзең дә чишә алмыйсың. Бездән дә чиштермисең?
Әсма. Атагыз кайткач, шуңардан гына чиштерермен инде.
Гөлбану. Мөәззин бабайның чишкәнен без карарга барабыз… Сездән