Үзең түргә утыргансың,
Ауызыңны тутыргансың,
Төгәл кәефне коргансың,
Абыстай утырып уңга.
Сәнең өчен тавык чалган,
Суган, балтырганын салган,
Сән әйткәч, чакырып алган,
Егермесен сатып унга.
Качырма сән бу форсатны,
Чәеңә сал бауырсакны,
Тутыр бик яхшы корсакны,
Икенче калмасын соңга.
Сәңа атап тавык суйгач,
Ашап-эчеп тамак туйгач,
Кесәгә ун тиен кунгач,
Чәй эчеп төн буе кунма.
Ләкин, мулла, онытма сән,
Бу ашларга кызыкма сән,
Ки алдыңа сызыкла сән;
Мужиклар да бизәр соңра.
Сауыт-саба ышылдамас,
Бу коймаклар чыжылдамас,
Дәхи хәлвә хышылдамас,
Ки акча юк, ди-ди, онга.
Абыстай да сөйми башлар,
Катаңны да өстеңә ташлар,
Чытык йөзләр, түбән кашлар, –
Чакырмыйлар нигә шунда?
Торып иртә битең югач,
Ашык-пошык намаз кыйлгач,
Берәр ашка баруны сән
Үзеңә зур бәхет сандың[106].
Абыстай берлә икәүләп,
Мужикның сыртып игәүләп,
Тавык, күркә, казын ашап,
Ки кайтып йокыга талдың.
Тавык төштә тары күрә,
Сәнең дә ашларың керә,
Йокыңда сөйлисең нигә:
«Абыстай, чык, кеше керә!»
Чакыручы түгел икән,
Бу бары төш кенә икән,
Күп ашап саташып шулай
Төшеңдә сөйлисең икән…
Катаң бозга катып беткән,
Ки чаңгыдай шуып киткән,
Абыстайны да сән сөйрәп,
Кай арада барып җиткән?!
Агайга сән сада салдың[107], –
Өйдәме? – дип, хәбәр алдың,
Икәү бергә йөреп ашка,
Гомергә көлкегә калдың!
«Киез итектә һич зарар юк…»
Киез итектә һич зарар юк –
Казандин алуга кигән.
Шакирҗан, бик һауаланма:
Үзең тычкан итен йигән[108]!
«Бу сүзне кара «Мишкят» дин…»
Бу сүзне кара «Мишкят» дин,
Яки сора ишек катдин.
«Күркәленең картлары…»
Күркәленең картлары,
………………………….лары
Бу Кандалый шәкертен
Куркытырсыз, әкертен!
«Бүген без утырдык хушлап…»
Бүген без утырдык хушлап,
Ишан сагышын сагышлап,
Сезнең рухыңызга багышлап,
Теге якта Урайкинда.
Ишан хәзрәтне мәдехләп[109],
Ишан сохбәтен[110] сагышлап,
Ки мәрхүмләргә багышлап,
Гүләйт итдек Урайкинда.
«Алдар Чумай – агадин ага…»
Алдар Чумай – агадин ага,
Ник йөри ягадин яга?
Ишан биргән, имеш, сага,
Шуның өчен йиңел чаба.
«Әгәр эчсә кызыл кандик винаный…»
Әгәр