Күп хәсрәтләр күрер өчен,
Газиз башым яралгандыр.
«Ходауәндә, яна бәгърем…»
Ходауәндә[25], яна бәгърем:
Бу йирдә юк бәнем кадрем,
Чыдарга калмады сабрым, –
Сабыр бирсен үзе Алла!
Йәтимлек гъөрбәте[26] йитде,
Дәхи әгъзаләрем кипде,
Бу хәсрәт гомремә китде, –
Сабыр бирсен үзе Алла!
Бәнем ошбу аһым-зарым
Җиде кат күкләргә ашды,
Фиракъ[27] уты бәни баеды, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
Фиракълыкдин яна бәгърем,
Сабырсыздин китә һушым…
Озын булса әгәр гомрем, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
Надан кеше көтү көтәр,
Галим кеше Бохар китәр…
Бәнем гомрем шулай үтәр, –
Иляһи, бир сабырлыкны!
«Моңаеп сайрыйдыр кошлар…»
Моңаеп сайрыйдыр кошлар,
Асыл җәй фаслы булганда.
Моңаеладыр безгә дә,
Мөбарәк айлар тулганда.
Йәшел чирәм бу җәй чагы –
Безем илнең Ирәм багы,
Тәмам җәннәт кеби шул ан[28],
Гүзәл мәхбүб[29] булу тагы!
Бу май әгъраф имәс, җәннәт,
Утыру монда бик һәйбәт;
Бу җәй сафа мәкянедер[30] –
Күңелдә калмыйдыр гъилләт[31].
Гөлстан мәүсиме[32] кәлде,
Мәй эчмәк нә гъәнимәтдер[33],
Каты ташдай йөрәкләрне
Бу май ае эретәдер.
Бу егетлек, имеш, бер көн –
Йомып ачканчы бер күз дә…
Күрәм хәзер өрәкләрне,
Күмелгәнләр иде көздә.
Кыш үтде, зәмһәрир кичде,
Хәрарәт[34] тапды һәр инсан,
Бөрешкән Котлыбай, Ихсан… –
Күренә ал, кызыл йөздә.
Бәһар[35] мәүсиме гәр кәлсә,
Агачлар укыйлар сәна[36].
Бөек шадлык бу көн бәңа, –
Бу шадлык күрнә һәр сүздә.
«Сарып башка кара өрпәк…»
Сарып башка кара өрпәк[37],
Киеп пәҗи[38] кара күлмәк,
Гүйә маластаулы чүлмәк –
Йөрисең, и Җәмиләкәй.
Табалсаң – чабата ярый,
Буе булыр ике карый[39],
Булыр ярты аршын барый
Баш-үкчәсез, Җәмиләкәй.
Камыл эчендә лапырдап,
Юеш балчыкта чапырдап,
Йөрисең лә сән аһылдап,
Җыеп көлтә, Җәмиләкәй.
Оек-чабата кигәләп,
Йөрерсең катутка[40] тигәләп,
Сырышыр тагы тигәнәк
Киемләргә, Җәмиләкәй.
Тавышлар бетәр карылып,
Тәнең туфракка ярылып,
Чебеш чыгар да, ярылып,
Кул-аяктан, Җәмиләкәй.
Кара гарәп кеби бите,
Тузан-туфрак булыр бите,
Иренләр, күзләрең чите,