Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04257-4
Скачать книгу
сөякләр. Шулай да, эт оясында батыр дигәндәй, миңа таба кырын күзләрен салгалыйлар. Кайдан килгән чыпчык бу, янәсе. Исем дә китми, басып тик торам. Авызымда – папирос, кулларым – чалбар кесәсендә. Яшькә яшь булсам да, гәүдә бар миндә. Күләгәм коточкыч озын булып сузылган. Тегеләрнең күләгәләре минем күләгәм янында чебеш кенә.

      Бераздан ак чиләкләрен асып килүче Вәсилә дә күренде. Әллә кайдан ук таныдым, – төшемә кереп йөдәткән кыз. Нык кына үскән, тулыланган, аяклары җиргә әллә тия, әллә юк – шул, нәкъ шул үзе.

      Дөньядагы бөтен нәрсәне оныттым, сикереп каршысына чыгып бастым. Элек икебез дә телсез калдык, аннары икебез дә берьюлы сөйләшергә тотындык. Мин аңа нәрсә әйттем, ул миңа нәрсә диде – берсен дә белмим. Шахтада күргән азаплар онытылды, ялтыравыклы итекләрем дә онытылды, ахрысы, Вәсилә аларны бөтенләй күрмәде дә бугай.

      Аннары ул, озак торырга ярамый, әнкәйләр ачулана, дип, чиләкләренә су алып кайтып китте.

      Ул икенче әйләнеп килгәндә, без тагын сөйләшергә, вәгъдәләшергә тиеш идек тә, ул икенче әйләнеп килергә өлгерми калды. Минем Вәсилә белән озак кына сөйләшеп торуым теге кыска күләгәле абыйларга ошап җитмәгән булса кирәк, алар, миңа якынрак килеп, мине үчекли башладылар. Әллә кайдан сизенәм: кесәләремнән кулларымны чыгарасылары килә аларның.

      Дәшми-тынмый гына торам. Ни генә димә, кунак бит. Тыйнак буласым килә! Ә тегеләр һаман тел озайталар. Арада гармун тотканы бигрәк тә юха нәрсә икән – турыдан түгел, читләтеп-читләтеп кенә канымны кыздыра.

      – Исмәгыйль кызы бер зимагур өчен саргая дигәннәр иде, шушы икән инде зимагуры.

      – Ябышып чыгам, дип әйтә, имеш, ди.

      – Нигә исең китте, чыгар. Әнә итекләре икәү ич. Берсе бер итектә, икенчесе икенче итектә рәхәтләнеп торырлар.

      Басып тик торам, ә тик торуы шундый читен. Кулларым шундый кычыта, ичмасам, син дә тизрәк әйләнеп килмисең, Вәсилә!

      Гармунчы егет инде иптәшләрен үчекли башлады:

      – Кул юк бездә, тел генә бар. Кунакларга колга таба алмыйча йөргән андый салам сыйраклар элек безнең авылга утыз теш белән килсәләр, егерме биш теш белән кайтып китә торганнар иде.

      Үчекләү бар, бөергә төртү бар. Бусы инде бөергә төртү. Кеше минем бөергә төртсен, мин үз күләгәмә үзем сокланып торыйм, имеш. Рәхмәт инде Мамалай егетләренә, мин үз тешемне калдыруга караганда, кеше тешен чүпләүне артыграк күрәм.

      Дәшмәдем, сүгенмәдем – тегеләрнең каршыларына килеп бастым. Торам. Бер-берсенә карашалар. Кулларын күрмим – артка яшергәннәр. Үз кулымны да күрсәтмим – сугышырга дип килмәдем мин. Шулай ук тешемне чүпләтергә дип тә килмәдем. Каршыларында басып торам, дәшмим.

      Ахырында чыдамадым, дәштем:

      – Ягез, абыйлар, алай теш белән уйнарга яраткач, уйнашып карыйк, алайса.

      Гармунчы егет, гармунын тартып җибәргән булып, терсәге белән янындагы егеткә төртте. Сизенәм, егетләрнең уйнашырга исәпләре юк түгел. Берсе минем артыма табарак авышты, икенчесенең кулы, кесәсеннән чыгып, минем якага таба күтәрелә башлады.