Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04257-4
Скачать книгу
югалып калдым. Эчтеләр, эчтеләр дә, аннары Эт бистәсе дигән урынга кайтып сугыштылар. Барысын да эчемә җыеп кына торам. Хәер, эчкә җыярлык әллә нәрсә дә юк. Кәҗә оясы чаклы гына өйләр, стеналары балчыктан, тәрәзәләренең ватылган өлгеләренә иске мендәрләр тыгып куйганнар. Ул бала, ул чебен – ерып йөргесез. Нужаны мин безнең авылда гына дип уйлаган идем, монда да бар икән ул нужа, монда әле озынрак сакаллысы саклап тора икән.

      Беренче тапкыр клетка утырып шахтага төшкәндә әти белән әнине искә алуымны, ходокның түшәменә маңгаемны бәреп күземнән утлар күренгәнне, лавага кереп җиткәч лампам сүнеп, нишләргә белмичә аптырап калуымны язып тормыйм. Карт шахтёрлар әйтәләр, башта ул шулай була, диләр. Беренче көннәрдә үземне дә түгел, кешеләрне дә түгел, атларны кызганып йөдәдем. Сукыр атлар. Мескеннәр, гомерләре буена шунда җир астында вагонетка тартып интегәләр икән. Күзгә караган төсле карыйлар җаннарым. Боларга караганда безнең җир өсте атлары кунак кызлары икән. Якты кояш астында рәхәтләнеп эшлиләр, яшел тугайларда утлап йөриләр. Ә Сабан туйларында инде үзләре дә ирек ача, кешене дә ирек ачтыралар. Кинәт Вәсиләләрнең чабыш атлары исемә төшә. Их, атланыр идем дә туган-үскән җирләремә кайтып китәр идем.

      Атландым атның биленә,

      Киттем сахра җиренә…

      Их!

      Килүемә ун көннән артык түгел, әле беренче получканы да алмаган, ә күңел, читлеккә керәсе килмәгән кош төсле, әллә кайда очып йөри. Барысы да, барысы да синең өчен бит, Вәсилә! Аллы-зәңгәрле ленталар тагып, шомырт кара күзләреңне сирпеп, сикергәли-сикергәли әллә кайдан гына килеп чыктың да мине менә монда, җир астына китереп тыктың. Ялтыравыклы итекләр киеп кайтсам, үзеңнең дә үзәгеңне өзәрмен әле өзүен.

      Өмет тә киң, кесә дә тирән, акча гына аз. Беренче получкадан соң «Бу нишләп болай гына?» дип телемне кузгатмакчы булган идем дә, арт яктан кемдер килеп иңбашымнан тотып алды. Әйләнеп карасам – Рахман абзый тора. Минем белән бергә килгән Кәче кешесе. Азрак төшереп тә алган үзе, күзләре елтырый. Көлә бу. «Маңгаеңда тир, аяк астыңда җир исән булсын диген, тиле малай, акчаны монда санап кына бирәләр», – ди. Якташ итеп, үзе белән яртыны сындырырга чакыра. Бармадым. Кешене белмим, минем үз исәбем үземдә. Кием-салымны рәтләрлек акча җыеп булса, монда, җир астында тончыгып ятасым юк. Китәм, буразнама кайтам. Төннең төн буе йокламыйча, акчамны исәпләп чыктым, – мин дигәнчә түгел. Иртәгесен, бүтән бер кешене дә күрмәгәч, техникка бәйләнә башладым. «Ни өчен болай?» – дим. Шаркылдап көлә генә. «Безнең җир астында ни өчен болай дигән сорауга җавап бирү гадәте юк ул», – ди. Китте дә барды. Бары тик итекләре генә күз алдымда ялтырап калды.

      Тырышсам, әнә шундый итекләргә тырышам инде мин. Басканда шыгырдап тора торган булсын, кунычында кояш нуры уйнасын. Тик менә җир астында «Ни өчен?» дигән сорауга җавап бирмәүләре генә ярамый икән.

      Эчмәдем, тартмадым, ике ай дигәндә, саф унбиш сум акча җыйдым. Ә теге техникка һаман ачуым кабарып йөри әле. Штраф дип, бөтенләй юк нәрсәләр өчен минем өстән язып чыгара икән. Астан шулай язып