Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04257-4
Скачать книгу
әйтергә дә өлгерми калдым, бер кул күренде. Кечерәк кенә кул. Башта мин аны кош дип торам, кул икән. Кызлар кулы булырга кирәк, йөрәгем шулай ди. Басып тик торам. Башыма бер карлыган ботагы килеп төште. Тагын берәү. Тагын. «Шаярмагыз!» – дип кычкырып җибәрдем. Ничек кычкырмаска ди соң, ул бит бөтен карлыган агачын сындырып бетерер. Ә теге кул шаяра да шаяра.

      Мамалай балының сез белми торган тагын бер гаҗәп ягы: карлыган бакчасында калтыратып калдыра икән. Калтырап тик торам, әй. Шулай да бераздан атладым. Үзенә таба якынлашуымны күргәч, теге кулның иясе агач төбеннән кинәт пырхылдап килеп чыкты. Ул – карлыган агачының теге ягында, мин бу якта. Карлыган агачы безнең билебездән генә.

      – Мин сиңа бервакытны алма белән бәргән идем, исеңдәме? – ди ул, вак кына тешләрен күрсәтеп көлә.

      Карлыган агачы безнең билебездән генә, кыз инде шактый ук үскән, күкрәге беленеп килә.

      – Сез безнең авылга алма сатарга килгән идегез, – дим мин.

      Ул арада баскыч төбеннән «Вәсилә, син кайда? Өйгә кер» дигән тавыш ишетелә. Шулай итеп шул, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты. Әйбәт, бик әйбәт.

      Вәсилә китмәкче булды, китмәде, тагын посты. Ә бераздан пышылдаган тавыш белән:

      – Син китмә! Кун бездә, кун, – дип, кыска-кыска гына итеп әйтеп куйды. Үзе тагын карлыган агачы төбенә посты. Мин ни дип әйтергә дә өлгерми калдым, ул агачларга поса-поса бакчадан чыкты да йөгереп өйгә кереп китте.

      Узган елдан бирле байтак кына су аккан, аз-маз гына акыл да кергән, шуның өстенә тагын Сабан туе вакыты, кош дигәнем Вәсилә булып чыкты, Вәсилә дигәнем минем төшемә кереп йөдәтеп бетергән алма сатучы кызы икән, болай булгач, коры идән таптаучы гына түгел инде мин.

      Өйгә кердем дә Исмәгыйль абзыйны күреп әйттем:

      – Бүген кунам инде мин сездә, Исмәгыйль абзый, – дидем.

      III

      Кундым. Ә кунмаган булсам яхшырак буласы икән. Вәсилә аш өе белән ике арада әле анысын, әле монысын ташыган булып чабулап йөрде дә кич белән, яңа күлмәкләрен киеп, ишегалдында бөтерелергә тотынды. Чандыр гына кыз, бу хәтле купшылык кайдан килгән диген. Чәчләрен ленталар белән күмгән. Өстендә аклы күлмәк. Җитен чәчәге төсле вак-вак кына бизәкләр төшкән. Челтәрләп, иңбашларына каплавычлар салындырып теккән алъяпкыч.

      Үзем унбиш яшьлек малай, ә эчемдә шайтан утыра. «Кысып карарга иде бу кызны, сыңар учка сыеп бетәр иде микән?» – дип уйлыйм эчемнән генә.

      Аннары алар күрше кызлары белән, чыр-чу килеп, әллә кая чыгып киттеләр. Ишегалды бөтенләй бушап калды. Капка төбенә чыктым. Утырып тордым. Аннары әйләнеп кергән булдым. Ә Вәсилә күренми дә күренми. Йолдызлар күренә башладылар. Әллә нинди гаҗәп йолдызлар. Үзләре яшькелт, үзләре баш очында гына диярлек, катырак җырлап җибәрсәң, өстеңә коелырга торган төсле. Безнең Янбулат авылында мондый йолдызларны һич күргәнем юк иде минем. Чынлап та, әллә нинди генә булды ул кич.

      Шул кичне, иптәш кызлары белән уйнап кайтышлый, Вәсилә, минем янга туктап, миннән:

      – Син ни атлы? –