Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04226-0
Скачать книгу
мәгънәсез сызыклар төшереп куям, әле өстәлгә җәелгән кызыл комач өстендә торып калган кечкенә җыерчыкларны тигезлим, әле ансыз да якты булып янган аяклы лампаларның филтәләрен тагын да зуррак чыгарып куям, – кыскасы, бөтен тәнемне чолгап алган шатлыклы кан йөрешенә чыдый алмый идем мин. Әйе, зур шатлык иде бу. Залга тулган халык – бу авылның астын өскә китерерлек көч бит ул. Шундый зур көчне үзеңә таяныч итеп тою ул – чиксез зур уңыш. Чиксез зур җан рәхәте. Чиксез зур шатлык. Ул шатлыкның көчен аңлау өчен, бу җыелышның нәрсә икәнлеген хис итү кирәк. Гаязга төбәлгән йөзләрчә күзләрдәге җылылыкны тою кирәк. Ибрайларның, Имәлиләрнең, Күчәрбайларның күбесенчә ризасызлык сызыклары белән җыерылып йөри торган йөзләренә чыккан бүгенге алсу чырайларның мәгънәсен аңлый белергә кирәк. Мин шул минутта аларны бик нык сизә, бик нык тоя, бик нык аңлый идем. Бәхетле, чиксез бәхетле идем мин.

      Бөтен барлыгымны чолгап алган әйбәт кәефемне уртаклашырга теләп, Имәлигә борылдым:

      – Нихәл, Имәли абзый, кәефләр ничек? – дидем.

      Ләкин Имәли мине ишетмәде. Ул күзләре белән дә, авызы белән дә Гаязга карап онытылган иде. Әйтерсең лә Гаязның авызыннан берсеннән-берсе кадерлерәк алтын кошлар очып чыгалар да, Имәли аларның берсен генә дә ычкындырмаска бөтен көче белән тырыша. Аның шулкадәр бирелеп тыңлавын күргәч, мин дә Гаязның сүзләренә колак салдым. Гаяз бу минутта уразаның зарарлары турында сөйли: диннең, Алланың юк нәрсә икәнлеге, аларның табигатьнең тирән серләренә төшенә алмаган вәхши халык хыялында туып үскән һәм изүчеләр сыйныфы тарафыннан көчләп дәвам иттерелгән әкият булуын аңлатырга тырыша, шуңа дәлилләр китерә. Китергән дәлилләре бик беркатлы гына булсалар да, берсе дә җилгә китми, бердән, аларның бик ачык аңлаешлы булуы, икенчедән, Гаязның үзенең шундый батыр фикерләрне кыю итеп, курыкмыйча әйтеп бирүе халыкка бик нык тәэсир итә иде.

      – Үзегез уйлап карагыз инде, абзыйлар, – ди ул, – күктә дә юк, җирдә дә юк, уңда да юк, сулда да юк – бер җирдә дә юк. Муллалар үзләре шулай өйрәтә бит, без түгел. Беркемнән дә тумаган да, беркемне дә тудырмаган да… Шуны бар дип ышан, имеш. Аны изге санап, иман китер, имеш. Акыллы, аңлы кеше эшемени инде бу, иптәшләр?

      Диннең тамырларын ачу ягыннан караганда бик көчсез дәлил булсалар да, бу сүзләрнең батыр итеп әйтелү кадәресе халыкны җанландыра, кайберәүләр кәефләнеп көлеп җибәрәләр, күпләр җитди уйга чумалар, кайберәүләр, пулемёт ядрәсеннән качкан төсле иелеп, ишектән чыгып сызалар. Гаяз аның саен батырлана бара, тагын да кыюрак, тагын да кызыграк дәвам итә:

      – Ярый. Алла булсын да ди. Шундый изге ди ул, шундый рәхимле дә ди ул. Алай булса, тәкъдирне кая куябыз? Дөньяда Алла кушмаган эш юк икән, тәкъдирдән узып булмый икән, ул вакытта гөнаһлы кешеләр каян килеп чыга? Аның бит гөнаһ эшләве дә тәкъдирдә язылган. Ничек итеп, тәкъдирдән узып, саваплы эш эшләсен? Берәү, тәкъдирнең алдан язып куюы буенча, кяфер булып туган икән, ул инде ничек итеп, тәкъдирдән узып, мөселман булсын? Алланың