Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04226-0
Скачать книгу
картлар алдында үз сүзебезне өстен чыгарабыз. Өзлексез стена газетасы чыгарабыз. Анда мулла-мәзиннәрне, Таквә Сәхәүләрне, шулай ук кооператив тирәсендә сизелүче күселәрне ачы тәнкыйть итеп шигырьләр язабыз, сурәтләр төшерәбез. Крестьяннарның читән буйларында чүбек чәйнәп уздыра торган вакытларына да кысылабыз, ничек итеп күп уңыш алу, ничек итеп, нинди юллар белән яхшы тормышка чыгу хакында белгәннәребезне сөйлибез. Сөйләшүләр, язышулар белән генә калмыйбыз, абзыйлар белән бергәләп кырга да чыгабыз; чалгы тотып печән чабабыз, сәнәк тотып кибән куябыз… Әнә шулардан гыйбарәт иде безнең авылда эшләгән эш. Шулар нәтиҗәсендә безне бөтен авыл бик тиз белеп алды. Яшьләр, иртә таңнан торып эшкә китәселәрен дә онытып, төннәрен безнең тирәдә үткәрә торган булып киттеләр. Гадәттә, кичләрдә мәчет тәрәзәсе төбенә җыелышып, тәравих тыңларга яратучы хатын-кызлар да, сукыр суфиның, көчәнә-көчәнә, «Сөбхәнәдил мөлки вәл мәләкүүт…» дип ыңгырашуын ишетүгә караганда, безнең җырларны тыңлауны һәм безнең гармунга кушылып җырлауны артыграк саный торган булып әверелделәр.

      Рамазан гаетенә карата әзерләнгән бүгенге кичәбез шушы бер-ике атна эчендә алып барган эшләребезгә йомгак ясау урынын тота иде. Кичәбез бөтен авылны шаулатырлык бер вакыйга булып чыкты.

      Ул кичәгә без алдан ук әзерләндек. «Галиябану» га кат-кат репетицияләр ясап, рольләребезне күңелдән белү дәрәҗәсенә килеп җитә яздык. Исмәгыйль ролен яхшы башкаруы белән авыл каршында танылган Низамыйның спектакльгә катнашудан баш тартуы безне шатландырды гына (Низамый беренче бюро утырышыннан соң, бигрәк тә гомуми җыелыштан соң, икенче юл алды: безнең белән бөтенләй диярлек аралашмый башлады. Әледән-әле калага йөри торган булып китте. «Галиябану» ны куярга әзерләнүебез турында әйткәч, «Мин бушый алмыйм, эшлисе эшләр муеннан» дип кенә куйган иде). Аның урынына комсомолецларыбыз арасыннан менә дигән егетләр табылды. Спектакль әзерләнде.

      Бөтен авылның диярлек бу спектакльне кызыксынып көтүе безнең болай да канатланган йөрәкләребезне җилкендерә, без алдыбызга алган эшебезне чиксез дәрт белән башкарып чыгарга атлыгып тора идек. Тик кичә башланыр вакыт җиткәч, эчне пошырган бер генә мәсьәлә булды: ул Артыкбикә мәсьәләсе иде. Бүгенге кичәбезгә без аны кунак итеп чакырган идек. Һәм ул килергә вәгъдә биргән иде. Кичә башланыр вакыт җиткәч тә Артыкбикәнең килмәве шактый тынычсызландырды. Шулай да бу кимчелек кенә безнең бүгенге дәртебезне сүндерә алмады. Авылга кайтканнан бирле алып барылган эшебезнең нәтиҗәсен бөтен авыл каршында ачып күрсәтү дәрте канатландыра иде безне. Мәктәп залына төйгечләп тутырылган төсле күп булган көләч йөзле халык арасында үзебезне иң якын дусларыбыз арасында йөргән төсле хис итә идек без. Бик күп яңалыклар, бик күп күңелле хәрәкәтләр өмет итеп, безгә төбәлгән җылы, якын карашлар безне канатландырганнан-канатландыра бардылар…

      Шашып кул чабулар, шатлыклы «ура» авазлары арасында без күтәренке күңел белән кичәне ачып җибәрдек.