Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04226-0
Скачать книгу
генә сүзе белән дә, кечкенә генә хәрәкәте белән дә сиздермәгәч, аны барга исәпләү дә кыен иде. Өреп тутырган кебек тулы битле, «зинһар, җәберләмәсәнә» дигән сыман ялварып карый торган соры күзле бу егет авыл мәктәбендә минем белән бергә укыган иде. Аның мулла кушкан исеме Якутелзөбәрҗәтелҗинан булган, ди, ләкин без аны «Пулән» дип кенә йөртә идек. «Пулән» никадәрле кимсетә торган исем булмасын, шулкадәр ияләшеп киткән иде ул, аңа, кеше әйткәнгә ачуланмау гына түгел, хәлфәләр «исемең ничек» дип сорау куйсалар, үзе дә «Пулән» дип кенә җибәрә торган иде. Шуңа күрә дә аны мыскыл итү, ачуландыру өчен безгә бу кушамат өстенә тагын бер кушамат табарга туры килде. Икенче кушаматы «балыкчы» иде аның. Моны безгә мәзин табып бирде. Ул вакытта без барыбыз да бик кечкенә идек. Барыбызның да диярлек әтиләребез, абыйларыбыз сугышта иде. Без чатан мәзиндә сабак укып йөри идек. Сабак вакытында мәзингә сүз кушу йә булмаса берәр сорау бирү дигән нәрсә юк иде. Көннәрдән бер көнне шушы Пуләннең, мәзиннән рөхсәт сорарга кыюлыгы җитмичә булса кирәк, парта арасында утырган килеш кенә идәнне юешләткәнлеге беленде. Мәзин аны, парта арасыннан өстерәп чыгарып, уңлы-суллы яңаклады да:

      – Монда Агыйдел дип белдеңмени, ахмак, балык тотып утырырга! – дип куйды.

      Шуннан соң аңа «балыкчы» кушаматы тагылды. Бу кушаматка ул бик каты гарьләнә, колакларына кадәр кызара, чигә тамырлары бүртеп чыга торган иде. Шуңа күрә дә без үзебез дә ул кушаматны бик каты ачуланышкан чакларда гына исенә төшерә идек.

      Октябрь революциясе булып, илебездә совет власте урнашканның соңында да укып йөрдек без аның белән. Монда да ул үзенең аңсызлыгы белән аерыла иде. Бер сыйныфта ике ел утырып, өченче елда да күчә алмагач, ул мәктәпне бөтенләй ташлады, ә мин, үзебезнең авыл мәктәбен тәмам итеп, Базарлы мәктәбендә укуымны дәвам иттергәннән соң, шәһәргә киттем.

      Пуләннең бүгенге көндә комсомол булуы, җитмәсә, ячейка бюросының члены булуы миңа гаҗәп тоелды. Чөнки, бердән, аның һаман да элекке кебек үк туң булуы, икенчедән, әтисенең, бай булмаса да, бик суфи кеше булуы минем өчен сер түгел иде. Ничек итеп бу кеше комсомол булган да ничек итеп бюро члены дәрәҗәсенә ирешкән? Кемгә кирәк булган аны сайлау?

      Таяныч итеп алырлык яңа кешенең булмавы аркасында, бюро утырышы безгә бернинди дә нәтиҗә бирмәде, Зоя, ячейка эшеннән хисап бирәм дип, шул ук Низамыйларда өстәл янында әйтелгән сүзләрне кабатлап чыкты. Без, ячейканың эше бернигә яраксыз икәнлеген күрсәтеп, бюроны яңадан сайлау мәсьәләсен куярга кирәк, дидек. Тиз арада гомуми җыелыш җыярга кирәклекне әйттек. Безнең бу киңәшебез Низамыйга корт чаккан кебек тәэсир итте. Йөзенә үтә җитди чырай чыгарып аягүрә басты ул, иңбашларын күтәреп, ияген алга таба сузды, җимерелгән кашлар астыннан усал итеп карый торган яшькелт-соры күзләрен бер миңа, бер Гаязга төбәп сөйли башлады:

      – Сез, господалар, авылда эшләүнең аерым шартлары барлыгын исәпкә алып бетермисез. Сез үзегезне шәһәрдә дип хыялланасыз. Юк, безнең авыл белән шәһәр арасында йөз чакрымнан артык аерма бар. Шәһәр хәзер ял итә. Анда комсомолецларның да, коммунистларның да бер тиенлек эшләре юк. Ә менә монда, авылда, тормыш бүтәнрәк. Хәзерге вакытта крестьян бер караңгыдан