– Казанга кайткач, Тукай һәйкәленә иске чалбарлы кеше белән барасым юк, – диде ул, бер дә көлми-нитми генә.
Мин аңа үз сүзләре белән каршы төштем:
– Бауман урамында тишек ботинкалы кеше белән йөрер хәлем юк!
Ләкин Шәрифне җиңеп буламы соң! Бер-ике җор сүз белән авызны томалап куйды. Үзе, мине урамда чемоданнар янында калдырып, кибеткә кереп тә китте, ялтырап торган шевиот чалбар күтәреп тә чыкты.
Чалбар булуын булды, ләкин кесә ягы саекты. Поездга билетлар да алгач, кесәдә бөтенләй җилләр исә башлады. Дөресен әйтергә кирәк, мин бераз каушап калдым. Ә Шәрифкә ике дөнья – бер.
– Кайгырма, Сәет! – диде ул, гадәтенчә минем җилкәмә сугып, – илдә чыпчык үлми. Өч сум акча бар, чемоданда азык-төлек тә җитәрлек.
Шулай итеп, икебезгә өч сум акча белән юлга чыктык.
Без кергән вагон халык белән шыгрым тулы иде, утырыр урын таба алмыйча, шактый озак орылып-сугылып йөрергә туры килде. Бәхеткә каршы, рәхмәт төшкән бер шәфкатьле абый безне үз янына чакырды:
– Әйдәгез, егетләр! – диде ул, үзе кысыла төшеп, – урнашыгыз шунда, күңелегез киң булса сыярбыз.
Шәриф, җавапны алдан әзерләп куйган кебек, кисеп салды:
– Күңел киңлеге дигәндә – Алтай даласы.
– Шулай укмыни? – дип көлеп куйды әлеге абый. – Алтай егетләреме әллә?
– Икмәген ашаган бар.
– Алайса, табакташлар икәнбез. Таныш булыйк…
Безнең исемнәрне белгәч, абый тагын көлеп җибәрде…
– Сез икегез дә миңа адашлар икән, егетләр. Сәетшәриф исемле мин, – диде ул, безгә кулын биреп. – Кайдан үзегез?
Сәетшәриф абый безнең кем булуыбыз, кая баруыбыз турында кызыксынып сораштыра башлады. Студентлар икәнлегебезне белгәч, никтер көрсенеп куйды.
– Алай… Яшь галимнәр икән, алайса, – диде ул, моңсу елмаеп. – Бервакыт менә минем дә зур өметләр бар иде. Барып чыкмады ул эш…
Кайчандыр Сәетшәриф абый вузга керергә, тау инженеры булырга хыялланып йөргән икән. Сугыш чыгып, бөтен матур уйларын җилгә тузгыткан.
– Сугыштан соң баштанаяк эшкә чумдым, – дип куйды ул. – Тимер юл мастерскоенда эшлим. Ә үзем сакаллы пионер: өч бала атасы булгач, кичке мәктәпкә йөри башладым. Зур кызым унынчы класста укый, үзем сигезенчедә… Менә бит ул ничек…
Абыебыз сүзгә юмарт кеше булып чыкты. Мәскәүдән кузгалып китүебезгә сәгать ярым да вакыт узмагандыр, без бу ягымлы кеше белән бөтенләй дуслашып алдык.
Берничә станцияне узып, урыннар иркенәя төшкәч, Шәриф үзенең катыргы чемоданыннан азык-төлек чыгара башлады. Аның «азык-төлек» дигәне төрле яктан катысы сындырылып беткән кара икмәк белән берничә вак балык иде. Шәриф икмәкне, кисәкләргә сындыргалап,