Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Габдулхай Сабитов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03842-3
Скачать книгу
Кичке офык сүрелгәч, палаткадан бераз читтәрәк зур учак ягып җибәрдек. Үзебез тирәли тезелеп утырдык та кичне җыр белән уздырдык… Юра яңа көй башлаган иде дә, егетләр, бердәм булып, бөтенләй башка җыр күтәреп алдылар. Янәсе, без синең җырны теләмибез, теләсәң, үзең безгә кушыл…

      Чыннан да, Юра кушылмый кала алмады. Икенче көнне безнең белән бергә эшкә чыкты. Баштарак кешедән калыша-калыша эшләсә дә, берничә көннән башкалар белән бер аякка басты.

      Тиздән котлован казылып бетте. Бульдозерчы егет, кабина ишеген ачып, безгә хәерле көн теләде дә машинасын Тергеш ягына юнәлтте. Җир эшләре башланып китте. Билгеле, эш шома гына бармады. Безнең арада кулына көрәкне беренче тапкыр алучы егетләр дә бар иде. Аларга бигрәк кыенга туры килде. Башкаларыбыз өчен дә җиңел булмады. Котлован төбендәге коры кызыл балчыкның кирпеч кебек каты булуы өстенә кояшның рәхимсез кыздыруы бик тиз йончытты. Төш вакытына таба баш авырта, бил сызлый башлады. Шуңа күрә Белланың ашка чакырып яулык болгаганын күргәч, барыбыз да иркен сулап куйдык…

      Төзелештә эшнең иң авыры стена салуга күчкәч башланды. Тау буендагы карьерлар белән лагерь арасында туктаусыз йөреп торучы машиналар төзелеш мәйданын таш белән күмеп ташладылар. Ләкин безнең стена бик акрын күтәрелде. Кирпеч булса бер хәл иде, берсе өстенә икенчесен җайлап кына сала барыр идең. Ә болай нәрсә?! Җирдән казып чыгарылган ташларның бернинди дә геометрик формасы юк. Инде җайлап кына урнаштырыйм дисәң, йә ике арасы, ачуым килмәгәе, сарык бәрәне чыгып йөрерлек куыш булып кала, йә плитәнең бер башы крокодил борыны кебек күтәрелеп куя. Җаен китерергә тырышып, алай борасың, болай борасың… Шул килеш калдырып китсәң, икенче рәтне салып килгәндә, җаен таба алмыйча җаның чыга. Өемнән таш алып килгәнче, кызыл балчык измәсе кибеп өлгерә.

      Егетләр, тиргә батып, тавыш-тынсыз эшлиләр. Тик Виктор гына көн буе буйсынмас ташлар белән әрләшә. Менә ул өстәл зурлыгындагы яссы плитәне бик уңайсыз күтәреп ала. Ташның пычак йөзе кебек үткер кыры аның бармакларына батып керә. Моның өчен «гаепле» ташка тиешле җәза бирелә. Виктор аны ачу белән җиргә бәрә дә чүкеч белән тукмаклый башлый. Билгеле, ташка бернәрсә дә түгел, тик бармак кына тагын да ныграк авырта.

      Харабаров белән Панкратов та гадәттәге чәкәләшүләрен оныттылар. Башкалар кебек үк алар да, кичке ашны ашау белән үк, кая ауганнарын да белмичә йокыга китәләр…

      Иртән уянганда (дөресрәге, Михаил Александрович сөйрәп торгызганда), кул бармаклары, яртылаш бөгелгән килеш, коры агач ботагыдай катып калган була. Аларны язып та, артык бөгеп тә булмый. Тырышып-тырышып кыймылдата башласаң, әрнүенә түзә алмыйча кычкырып җибәргәнеңне үзең дә сизми каласың. Соңга таба гына бер җае табылды. «Җылы суга тыгып торсаң, бармаклар йомшара икән», – диделәр. Шуннан соң һәр көн Белла, без торуга, кулларны җебетү өчен, җылы су әзерләп куя торган булды…

      Бу авыр хезмәт безнең коллективта дуслыкны ныгытты. Инде Юра да башкалар белән тигез хокук алып өлгерде. Үзебезгә тапшырылган сарайның беренче стенасы салынып беткән көнне Юрага карата туган ихтирамым тагын да артты.

      Ул