Легионнарны оештыру буенча штаб төзелә. 1943 елның 23 гыйнварында бу штабны «Көнчыгыш легионнар командованиесе» дип атыйлар. Аның командующие итеп генерал Хайгендорф билгеләнә.
«Идел-Урал» легионы соңрак оеша. Без бу турыда аерым бүлектә сөйләрбез.
Легионнарга җәлеп итү, ягъни вербовка эшләре «дулаглар» дип аталган күчеш лагерьларында бара. Аларны Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгының комиссия әгъзалары оештыра. Әсирләргә тәэсир итүдә камчы һәм прәннек ысулы кулланыла. «Легионга күчсәгез, яхшы ашарсыз, матур киенерсез, иректә йөрерсез, милли йолаларыгызны үтәрсез, дин тотарсыз, урыслардан изелмәссез, – диләр. – Әгәр шушы шартларга риза булмасагыз, лагерьда каласыз һәм озакламый ачка үлеп, череп бетәчәксез», – дип аңлаталар. Әлбәттә, үлем хәленә җиткән әсирләргә мондый пропаганда бик үтемле була.
Әлегә хәтле безнең күп кенә язмаларда әсирләрне легионнарга тик көчләп китергәннәр дигән фикер үткәрелә. Бу дөреслеккә туры килеп бетми. Әлбәттә, бу эштә беркадәр басым да булган. Дөресрәге, легионнарга җәлеп итү ирекле-мәҗбүр итү тәртибендә барган.
Немец хезмәтенә күчәргә теләүчеләрнең күпчелеге иң элек башлангыч лагерь аша үтә. 1942 елның җәеннән Остров-Мазовецкий лагере әнә шундый вазифаны үти. Аннары беренчел лагерьга күчергәннәр, татарлар өчен Седльце А лагере шундый вазифаны үти. Азактан легиончыларны төп лагерьга күчерәләр.
Легионнар оештыру буенча кагыйдәләр кабул ителә. 1942 елның җәй-көзендә Польша җирендә аларны оештыру төгәлләнә.
Төркестан легионына үзбәк, казах, төрекмән, таҗик, кыргыз һәм башка халыкларның вәкилләре керә. Варшава янындагы Легионово урынчылыгы аларның оешу ноктасы буларак хезмәт итә.
Кавказ мөселманнары легионына азәрбайҗаннар керә һәм аны соңрак «Азәрбайҗан легионы» дип йөртәләр. Аларның төп лагере булып Радом тора.
Төньяк Кавказ легионына абхаз, адыгей, чиркәс, кабарда-балкар, карачай, чечен, авар һәм тагын да Кавказның егермегә якын башка милләтләре керә. Аларның төп лагере булып Весёла тора.
Әрмән легионына, нигездә, әрмән әсирләре кертелә. Аларның төп лагере – Кулавада була.
Грузин легионына грузиннар, аджарлар, осетиннар һәм башкалар керә. Аларның төп лагере Крушинода була.
«ИДЕЛ-УРАЛ» ЛЕГИОНЫН ОЕШТЫРУ
Сугышка кадәр үк немецларның Идел буе, Урал халыклары белән кызыксынуы зур була. Сугышта әсирлеккә эләккән башка төрки халыклар белән беррәттән татарларны да махсус лагерьларга туплау башлана. Әмма «Идел-Урал» легионы башка легионнар белән чагыштырганда соңрак төзелә.
1942 елның 1 августында Гитлерның штаб-квартирасыннан штаб начальнигы Кейтель кул куйган приказ килә. Анда Идел буе һәм Казан татарлары, башкорт, татарча сөйләшкән чуваш, мари, удмурт, мордвалардан легион төзергә кирәклеге әйтелә. Приказда бу халык вәкилләрен махсус лагерьларга