1941 елның июль уртасына ук Кызыл Армия миллионга кадәр солдат һәм офицерын югалта. Шуның 724 меңе әсирлеккә эләгә.
1941 елның ноябрендә оккупацияләнгән көнчыгыш территорияләр эшләре министры Альфред Розенберг мәгълүматлары буенча лагерьларда 3,6 миллион хәрби әсир тотыла. 1944–1945 еллардагы мәгълүматларга караганда, совет хәрби әсирләре саны 5,7 миллионга җитеп, шуларның кимендә 3,3 миллион чамасы үлгән яисә җәзалап үтерелгән дип исәпләнә.
Инглиз, француз, американ әсирләрнең хәлләре ярыйсы була.
Ә менә совет әсирләре коточкыч шартларда яшәүгә дучар ителәләр. Алар башта һөҗүм итүче немец армияләре карамагында булалар. Ә ул армияләрнең әсирләрне ашату, карау мөмкинлекләре булмый.
Безнең әсирләр күп очракларда ачык һавада йоклый, авырулардан һәм ачлыктан меңәрләп кырыла. Кайбер тарихчылар әсирлеккә эләккәннәрнең 60 процент чамасы үлгән дип исәпли. 1941–1942 елгы кышкы суык болай да кыен хәлдәге әсирләрнең хәлен тагын да авырайта.
Польшадагы Ченстохово лагерендагы төрки әсирләрнең 30 мең кешедән 2 меңе генә исән кала дип исәплиләр. Икенче бер чыганакта сугышның беренче кышында ачлык һәм авырулардан Урта Азия халыклары әсирләренең өчтән ике өлеше, кайбер чыганакларда хәтта 85 проценты кырылуы турында әйтелә.
Гитлерның, үзләреннән тыш, башка халыкларны кимсетеп карау теориясе дә тискәре роль уйный. Җәзалау командалары еш кына әсирләрне шунда ук юк иткәннәр.
Менә шушы хәлләр әсирләрне еш кына дошман белән бәйләнешкә керергә, легионнарга, СС гаскәрләренә язылырга этәргән. Өстәвенә 1941 елның җәй-көз башында вербовка комиссияләре йөри башлый. Алар әсирләргә, безгә хезмәт итсәгез, рәхәт яшәрсез дип, алтын таулар вәгъдә итәләр.
Германиянең пропаганда машинасы Кызыл Армия солдатларына немецлар ягына чыгарга өнди, шул юнәлештә зур үгет-нәсыйхәт эшләре алып бара. 1942 елның май – декабрь айларында гына да 80 меңгә якын совет солдаты һәм офицеры, немецларга бирелеп, алар ягына чыга. Әлбәттә, күбесе немец пропагандасының тәмле теленә алданудан һәм немецларны яратканнан түгел, ә үлемнән куркып, шушы адымга бара.
КӨНЧЫГЫШ ХАЛЫКЛАРЫ ЛЕГИОННАРЫ
Шулай итеп, сугыш башлангач, немецлар ягында йөзләгән мең әсирләр, дистәләгән мең качып чыгучылар туплана. Аларны асрау, тукландыру, каядыр урнаштыру зур проблемага әйләнә.
Аларны файдалану мәсьәләсендә өстән күрсәтмә булмый, аптырагач, кайбер командирлар, үзләренә җаваплылык алып, «Хивис» дип аталган ярдәмче подразделениеләр оештыралар. Үз теләкләре белән немец ягына чыккан элекке безнең солдатлар тәрҗемәче, конюх, снаряд ташучы, кухня эшчесе, ат йөртүче һәм башка вазифаларны үти. Үзәк Армия командующие