Хуҗабикә, солдатның бу сүзләренә бөтенләй игътибар итмәгән бер кыяфәттә, стенага эленгән телефон янына килде. Боргалаганнан соң, ниндидер учреждениене сорады. Әмма анда иренең юклыгын әйттеләр, ахрысы.
Сынаган сыман итеп өстән аска карап торганнан соң, хуҗабикә Иргалигә: «Хәзергә әнә шунда утырып торыгыз», – дип, кием-салым шкафы янындагы сыңар креслога күрсәтте дә үзе түрге бүлмәләр ягына китеп барды.
Бераздан телефон шалтырады. Иргалине күздән яздырмауны максат итеп куйгандай, шул тирәдә чуалган горничная, җәһәт кенә йөгереп килеп, телефон трубкасын алды.
– Әйе… Хәзер, хәзер Илья Олегович!.. Хәзер чакырам… – Ул шунда ук ут капкандай: «Ксения Семёновна!.. Ксения Семёновна… Сезне Илья Олегович дәшә», – дип, хуҗабикә кереп киткән ишек ягына аваз салды.
Телефон трубкасы хуҗабикә кулында.
– Әй-йе, Илюша, мин шалтыраткан идем… – дип башлады ул сүзен. Аннары Иргали ягына кырын караш ташлап, чак кына арты белән борылды да, тавышын әкренәйтә төшеп, дәвам итте: – Безгә ниндидер бик сәер бер солдат керде. Әле дә бездә… Сине күрәсем бар, ди. Сүзләре бик сәер… Кайдадыр, кайчандыр синең денщигың булып хезмәт иткән, имештер. Нәр-сә?..
Хатын бермәлгә тынып калды һәм Иргали ягына борыла төште. Үзе һаман телефонны тыңлады. Аннары, күпмедер вакыт ачылышлы булып та, соңрак тәмам тынычланып ипкә килә башлаган тавыш белән Иргалигә мөрәҗәгать итеп, исем-фамилиясе белән кызыксынды. Үзе үк: «Миргалиев түгелме?» – дип сорап та куйды.
Иргали, нәрсә эшләгәнен үзе дә белештермәгән кеше сыман: «Так точно… Миргалиев!» – дип, рапорт биргәндәге кебек кычкырып җибәрүеннән шулкадәр оялды, җир тишегенә кереп китәрдәй булды.
Телефон трубкасын элеп, рычагын борып «отбой» биргәндә, Ксения Семёновнаның йөзе ачылган, тавышы таный алмаслык булып мөлаемланган иде инде.
– Хәзер кайтып җитәрмен, диде. Исемегезне ишеткәч: – О-о, господи! дип кычкырып җибәрде. Ышанмыйча тора, не может быть! ди. – Ксения Семёновна, көлеп-елмаеп, болдыр баскычы янына килде. – Ә хәзер, әйдәгез, чишенегез. Марфа, кунакка ярдәм ит… Киемнәрегезне әнә теге шкафка элегез.
Иргали күн итекләрен салды, ап-ак йон оекбаштан гына калды. Иелеп карасаң йөзең чагылырлык дәрәҗәгә җиткерелеп ялтыратылган паркетларга басып, баскычтан өскә күтәрелде. Залның буеннан-буена җәелгән кыйммәтле келәмнәр өстенә барып керделәр…
Аңардан бер адымга да калмаган ике хатын: «Кулларыгызны юып чыгыгыз», – дип, бер бүлмәгә күрсәттеләр. Монда янә хәйран тамаша. Бәдрәфнең стеналары тоташтан бизәкле плитәләр белән капланган. Үзе якты, үзе чиста, үзе җылы.
Кулларын юып, күтәренке бер рух белән кухняга кергәндә, анда инде табын әзерләнгән, Иргали алдына берничә төрле тәгам-ризык тезеп куелган иде.
Ксения Семёновна да өстәлнең каршы ягына килеп утырды. Салкын ит салынган савытны, өстенә алка-алка суган туралган кызыл балыкны кунак алдынарак этәреп куйды. Графин белән куелган